Зәйдә көзге бодай уңышы бер гектардан уртача 55,5 центнерны тәшкил итә
Зәй районы аграрийлары урып-җыю эшләрен аяз көннең һәр минутыннан максималь файдаланып калу максаты белән эшли.
Иртәнге чык китүгә кырларга кергән комбайннар караңгы төшкәнче эшли. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 23 июльгә алынган мәгълүматлар буенча көзге бодай басуларында урып-җыю 900 гектарда башкарылган инде.
Уртача уңыш бер гектардан 55,5 центнерны тәшкил итә.

- Һәр агрофирма басуларында да кызу эш кайный. Булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен, башаклары тулышкан басулардагы ашлыкны тиз арада җыеп алу кирәк. Комбайнчы-механизаторларыбыз моны бик яхшы аңлап эш итә, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Барлык җыелган икмәк 5 мең тонна булды. Агрофирмалар кырларында бүгенге көндә 35 комбайн эшли. Тиздән районыбыз фермерлары да уракка керешәчәк.
Александр Тимофеев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев