Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты.
Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү яңа ел алдыннан гына ачылган «Без бергә» педагогик-психологик үзәгендә оештырылды.
Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән җылы итеп күрешеп, аларга очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде, хәлләрен сорашты.
Очрашу башланганчы район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева яңа үзәк буйлап экскурсия оештырды, үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Үзәк ике төп юнәлеш буенча эшли: бу — яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү; гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы психологик ярдәм күрсәтү. Боларның барысын да хәрби егетләр кызыксынып тыңлады.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар катнашты.
-Сезнең белән очрашу безнең өчен һәрвакыт кыйммәт. Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Әти-әниләрегез, балаларыгыз яши торган Ватаныбызны саклаучылар олы хөрмәткә лаек, — диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
-Сез безнең өчен чын геройлар! Ил өчен катлаулы вакытта читтә калмавыгыз өчен рәхмәт сезгә, егетләр! Ватан сагында торучы Зәй егетләре белән горурланабыз. Безнең яшьләребез бик яхшылар! Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтүче егетләребез дә бары тик мактауга лаек. Сезнең җиңү белән исән-имин кайтуыгызны телибез, — диде чыгышында Айрат Әгъләмҗанов.
Очрашуда катнашучылар арасында 23 яшьлек Зәй егете дә бар иде. Ул чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, махсус хәрби операция башлангач үз теләге белән илне сакларга китәргә теләк белдереп хәрби комиссариатка килә. Хәзер икенче контрактны төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Бүгенге көндә туган якта реабилитация уза.
Фронтка маскировка челтәрләре үрүче апа-әбиләр хәрби егетләр белән очрашуларны дулкынланып китә. Алар ялга кайткач челтәр үрүчеләр янында була.
-Безнең теләгебез бер генә — исән-имин җиңү белән кайтыгыз. Хатын-кызларыбыз сезнең һәрберегез өчен аналарча борчыла. Зәйдән фронтка бүгенге көндә 5 меңнән артык комплект маскировка челтәре җибәрелде, — диде Зәйдә маскировка челтәрләре үрү башында торучы Елена Хисаметдинова.
«Сармаш» позывноен йөртүче егет челтәрләр эченә төрелүче үлән чәйләренең бик тәмле булуын, аны башка төбәк егетләре дә яратып эчүен белдереп, шифалы чәйләр өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев