Зәй ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар
Районда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаков алды.
Бүген Зәй районында 2024 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2025 елга бурычлар билгеләү максатыннан район сессиясе уза. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаша.
Сессиягә кадәр Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, район башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаковка Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырдылар.
Алар ветераннарның өйләренә барып, хәлләрен сорашып, Бөек Җиңүне яулауда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Анна Моисеевага 15 февральдә 102 яшь тулачак. Ветеран узган ел Җиңү парадында катнашты.
-Әлеге медаль — Сезгә Бөек Ватан сугышы елларында куйган батырлыгыгыз өчен олы рәхмәт билгесе. Сез моңа бик лаек, — диде Юрий Камалтынов.
Леонид Мачтаков кунакларны якты йөз белән каршы алды.

-Россия Президенты күрсәтмәсе буенча Сезгә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырыла. Җиңүдә Сезнең дә зур өлешегез бар. Без бүген сезне күз карасыдай саклыйбыз, чөнки Сез — бөек тарихыбызның тере шаһитлары, — дип Олег Морозов Леонид Яковлевичка медальне тапшырды.
Леонид Мачтаковка 18 августта 102 яшь тулачак. Ул кунакларга үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен белдерде.
-Сугыш — ул авыр вакыйга. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең зур җиңү белән кайтуларын телим, — диде Леонид Яковлевич.
Ветеранны ул хезмәт куйган ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров та котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев