Көн темасы

Зәй урманчысы дәүләт бүләге алды

12 сентябрьдә Саба районында Урман хезмәткәрләре көненә һәм Татарстан Урман хуҗалыгы дәүләт идарәсе органы оешуга 105 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Биредә ТР Рәисе Зәй урман хуҗалыгы урманчысы Илсур Мөбәрәкшинга дәүләт бүләге тапшырды

Урман хуҗалыгы ветераннарына рәхмәт белдерелде

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Чара сентябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә билгеләп үтелүче урманчылар көненә дә багышланды, быел һөнәри бәйрәм 20 сентябрьгә туры килә. Рөстәм Миңнеханов урман тармагы белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсы кысаларында күрсәтмә чыгышларны карады, шулай ук республиканың төрле районнарыннан урман хуҗалыклары күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Ул фидакарь хезмәтләре белән урман тирәлеген үстерүгә ныклы нигез салган, ә һөнәргә тугрылыгы яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

"Урманчы һөнәре - эш кенә түгел, ә сәләт. Миңа да урман тармагы якын. Минем әти, Нургали Миңнеханов, урманчы иде, Саба урман сәнәгате хуҗалыгын җитәкләде. Ул чакта безнең күркәм традиция иде — урман сабантуйлары уздыру. Бик матур бәйрәм. Бу традицияне саклап калырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүләкләр тапшырылды

Рөстәм Миңнеханов урманнарны янгыннан саклауны урман хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләреннән берсе дип атады. Хезмәтләрнең оператив эше нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында Татарстан урманнарында бер генә янгын да чыкмаган. Моңа, аерым алганда, ел саен урман техникасы һәм җайланмалары паркын яңарту ярдәм итә. 12 сентябрьдә узган чарада да урманчылыкларга яңа техника берәмлекләре тапшырылды. Зәй урман хуҗалыгына МТЗ тракторы бирелде.

фото шәхси архивтан
фото шәхси архивтан

Аннары республиканың урман тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй урман хуҗалыгы участок йлкән инспекторы Илсур Лерон улы Мөбәрәкшин да булды. Аңа ТР Рәисе тантаналы төстә ТР урман хуҗалыгы атказанган хезмәткәре исемен тапшырды.

Илсур Лерон улы Зәй урман хуҗалыгында 1986 елдан бирле эшли. Ә гомумән, аның әлеге тармактагы хезмәт стажы 43 ел белән исәпләнә.


Нет комментариев