Зәй районында юллар яңара
Көн темасы

Зәй районында юллар яңара

Бүгенге көндә Зәй - Югары Уратма – Ширәмәт автомобиль юлында быелга планлаштырылган капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Әлеге юлда төзекләндерү эшләре “Инфраструктура” илкүләм программасы буенча алып барыла.

Халык телендә “Кармалка юлы” дип йөртелүче бу юл бик начар хәлдә иде. Шуңа күрә ремонтны бу юлдан үтеп йөрүчеләр күптәннән көтте. Юлчылар аны яңадан “сүтеп җыйды”, дисәк тә, ялгыш булмас.

Зәй - Югары Уратма – Ширәмәт юлында капиталь ремонт эшләрен “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы алып барды. Агымдагы сезонда  бу участокта 3 километр озынлыкта юл төзекләндерелде. Узган ел 2 километрда эшләр башкарылган иде.

 

“Зәй - Югары Уратма – Ширәмәт юлында капиталь ремонт эшләре әлегә төгәлләнмәде. Без Ширәмәткә баручы юлны ябып эшләдек, хәзер бу юл ачылды, машиналар йөри. Бүгенге көндә әлеге юл участогында җир эшләре бара, юл кырыйлары тигезләнә. Подрядчы оешма Карамалы бистәсе авылы яныннан узучы юлга тротуарлар сала”,  - ди участок башлыгы Артур Попов.

Шундый яхшы юл өчен биредән узып йөрүчеләр район җитәкчелегенә дә, юлчыларга да бик рәхмәтле.


Нет комментариев