Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Кабан-Бастрык авылында яшәүче Александра Антоновна Красновага бүген - 1 ноябрьдә 90 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, без – балаларың, оныкларыңның игелеген генә күреп, сөенеч-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәргә язсын. Әле тагын күп еллар шулай безне туган нигезебездә каршы алып, озатып калып торсаң иде.

Юбилеең белән котлап,

Җыелабыз синең яныңа.

Без бәхетле туган йортыбызда,

Көтеп торган әни барында.

Син булганда безнең тормыш матур,

Син бит безгә олы бер терәк.

Матур яшә, берүк исән-сау бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Вячеслав, киленең Любовь.


Нет комментариев