Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәтендә районның өлкән буын аралашу үзәге активистлары өчен “Өченче буын университеты”нда укулар үтә.
Биредә иҗат һәм яңа ачышлар белән тулы тормыш кайный.Аралашу үзәгенә килүчеләр һәм Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге актив әгъзалары смартфонны өйрәнү дәресләре уза. Өлкәннәр заманча технологияләр үзләштерә, ә декоратив-гамәли сәнгать дәресләрендә рәсемнәр ясыйлар һәм йомшак уенчыклар тегәләр.
Әлеге проект «көмеш» яшьтәге кешеләргә файдалы күнекмәләр генә түгел, ә аралашу шатлыгы, үз сәләтләрен тормышка ашыру һәм үзләрен актив һәм кирәкле итеп хис итү мөмкинлеге дә бирә. Өченче буын университеты алар өчен иҗат һәм дуслык дөньясына чын тәрәзә булды.
- фотолар Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәтеннән
Нет комментариев