Казанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенрәсәй форумы узды. Анда Зәй районыннан имам-остазлар да катнашты.
Форумда сүз Рәсәйдә ислам мәгарифен үстерү турында барды. Дини мәгарифтә заманча технологияләр куллану, туган телне үстерү һәм саклауга кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Шунысы игътибарга лаек, форумда тумышы белән Зәй районы Сармашбаш авылыннан булган Эльвира Сафиуллина -Хәкимова аерым игътибарга алынды. Якташыбыз Эльвира тормыш иптәше Айназ Сафиуллин белән Апас районында «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәген җитәкләп, уңышлы эшчәнлек алып бара. Форум кунакларына «Хәҗәр" рухи-әхлакый үзәге алдынгы дини уку үзәге буларак өлге итеп күрсәтелде. Әлеге үзәк яшь буынга дини, дөньяви белем бирү, ислам әхлагын тәрбияләү, яшәү рәвешен калыплау буенча республикадан читтә дә танылып килә, алар башкалар белән эш тәҗрибәләрен теләп уртаклаша.
Сафиуллиннар гаиләсе дә игътибарга лаек, өч уллары ислам кануннары буенча тәрбияләнә, өлкән уллары республика азанчылар бәйгесе җиңүчесе. Калган балалары да бәйгеләрендә катнашып, динебезне ныгытуга кечкенәдән өлешләрен кертә.
Рәзимә Кашапова.
Нет комментариев