«Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Заиночки», «Русская душа» һәм «Азаль» иҗат коллективлары Менделеевскийда узган «Наш дом — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең төбәк этабында Зәй районын лаек-лы тәкъдим иттеләр.
«Без бу масштаблы проектка ел саен чакыру алабыз, һәм һәрвакыт артистларыбыз югары осталык күрсәтәләр. Бу юлы Менделеевскийга Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай, Зәй һәм Мамадыш районнарыннан иҗат коллективлары җыелды. Алар арасында бигрәк тә безнең катнашучыларның журналистлар игътибарын җәлеп итүләре – Зәй артистларыннан ТНВ телеканалы өчен интервью алулары күңелле булды», – ди директор Айгөл Искәндәрова.
Барлык коллективлар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Ә сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшылар 4 ноябрьдә-Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда гала – концертта чыгыш ясаячак. Алар арасында безнекеләр дә булачак.
«Безнең йорт – Татарстан» фестивале халыклар дуслыгын ныгыту һәм мәдәни мирасны саклау максатында 2012 елдан бирле үткәрелә. Быел фестивальдә катнашу өчен 700дән артык гариза кергән, ә катнашучыларның гомуми саны 4000 кешедән артып китте.
Нет комментариев