Иске Тәкмәк авылында урнашкан сайлау участогында өч сугышчан дус – мобилизация буенча Ватан сагына баскан егетләр очрашты
Фронт дуслыгының мәңгелек булуын исбатлап, ут-су аша үткән сугышчан иптәшләр, кочаклашып алдылар.
Фронт дуслыгы мәңгелек
Артур Терешин – Бүре-Сарай авылыннан. Ә Сергей Бобров – Иске Тәкмәктән. Алар икесе дә 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар. Фронтта алар гаять зур батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, сапер-разведчик булып хезмәт итәләр. Егетләр икесе дә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә ия булганнар. Сергей - “Миналардан арындырган өчен”, ”Махсус хәрби операциядә катнашучы”, Артур Батырлык ордены, «Суворов», «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре һәм «Батырлык өчен» күкрәк билгесенә лаек булган.
“Артур минем командирым иде. Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә булдык. Авдеевканы азат итүдә катнаштык. Дустымны – командирымны күрүгә бик шатмын”, - ди Сергей.
Сергей – “Волчок” бүгенге көндә яралану сәбәпле реабилитация уза. Ә Артур чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, аягын өздергән. Хәзер ул протез ярдәмендә хәрәкәт итә. Бүгенге көндә Артур Түбән Кама институтында технолог белегечлеген үзләштерә.
Сергей Донецк юнәлешендәге Енакиево шәһәрендә бер кибеттә һәлак булган әтисе истәлегенә пироглар өләшкән ун яшьлек малайны очрата. Россия сугышчысын күргәч, малай Сергейга ул хезмәт иткән карталы Россия флагын бүләк итә. Бу флагны, кыйммәтле ядкарь буларак, туган авылы клубына тапшырган.
Батырлык һәм фидакарьлек
Николай хәрби зонада “Зайчик” позывноен йөртә. Ул 2022 елның октябрендә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан.
Мобилизация башлангач, аңа повестка килә.
-Әгәр повестка килмәсә дә, мин барыбер үзем барыр, читтә калмас идем, - ди ул.
Бу көннәрдә Николай туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Егет өчен туган якта һәр ял - кадерле вакыт: бу - туганнары белән очрашу, таныш урыннарда йөрү, әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булышу. Николай туган якта ялда булуыннан файдаланып, сайлауларга килеп үз тавышын бирде.
– “Сайлауларга теләп 18 яшьтән йөрибез. Татарстаныбызның - чәчәк атучы республика, Россиянең көчле ил булуын телибез. Бүген без илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдек. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-сау кайтуын, дөньяда тынычлык урнашуын телибез”, - диде хәрби егетләр.
Хәтер һәм горурлык
Хәрби абыйларына 6 яшьлек Егор Ермолаев матур теләкләрен җиткереп, Ватан турында шигырь сөйләде.
Иске Тәкмәк сайлау участогында быел 18 яше тулган, әтисе махсус хәрби операциядә катнашучы Ульяна да тавыш биргән. Аңа сайлау комиссиясе бүләк тапшырган.
Нет комментариев