Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Уртак эшләр турында күмәк фикерләшү

Узган җомгада Зәйнең татар гимназиясенә шәһәрнең үзәк өлешендә, халык телендәге «Шанхай», Воздвиженка, Кармалка бистәләрендә яшәүчеләр җыелып, территориядә башкарылган эшләр һәм агымдагы елда хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Район җитәкчелегенә, төрле хезмәтләр җаваплыларына үзләрен борчыган проблемалар хакында белдерделәр.

Шәһәр халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып урам юллары тора. Узган ел җыен барышында халык соравын искә алып, Воздвиженка бистәсендәге Дорожная урамында һәм Кармалкага баручы юлның бер өлеше төзекләндерелде. Җәйге чорда Ленин, Төзүчеләр, Октябрь, Гагарин, Өмет, Газ урамнарында юллардагы чокырларны ямау эшләре башкарылды. Шулай ук, берничә урамда асфальт өслек яңартылды. Ә Таҗетдин Ялчыгол урамының үзәк мәчет өлешендә заманча юл өслеге булдырылды. 

«Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) эшчәнлеге шәһәр микрорайоннарын тәртиптә тоту өлкәсендә зур өлеш кертә. Үзидарә рәисләренә йорт яны территорияләрен норматив хәлгә китерү, шул исәптән, территорияләрне чабу, төзелеш материалларын урамнардан җыйдыру, терлекләрне йөртү һәм башка мәсьәләләр буенча халык белән эшләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Гөлнара Әхмәтшина.

Җыен барышында төрле хезмәт күрсәтү оешмаларының җитәкчеләре халык сораулары буенча эшләүләрен бәян иттеләр. Газ хезмәте башлыгы Радик Гыймаев, Шанхай микрорайонында кешеләрнең газ басымы түбән булуыннан зарлану сәбәпле, биредә өстәмә җиһаз куелуын, хәзер кешеләрнең канәгать булуын белдерде. 

Ә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең төрле коммуналь мәсьәләләр буенча сорауларын 7-16-16 телефоны буенча кабул итүләре турында Идарәче компания җитәкчесе Галина Кожевникова белдерде. 

Район башлыгы Разиф Кәримов, агымдагы елда Кармалка бистәсеннән Түбән Кама районы чигенә кадәр булган 5 км. арадагы юлны асфальтлау планга кертелүен бәян итте. Шулай ук «Дулкын-Волна» бассейны янәшәсендә көрәш сарае төзүгә йөз тотылуын да белдерде.

— Заманча көрәш сарае безгә әлеге төр спортка мөмкин кадәр күбрәк яшь буынны тарту, шул ук вакытта, әлеге территориядәге «Сәламәтлек» мәктәбен бушатып, аны 9нчы санлы мәктәпкә файдалану өчен бирү мөмкинлеге дә тудырачак, — диде ул.

Разиф Галиевич күпбалалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир бирү мәсьәләсендә дә законнарга үзгәрешләр кертелеп, республика җитәкчелеге тарафыннан кайбер таләпләр куелуын әйтте. 

«Чаллы шәһәренең күпбалалы гаиләләренә үз террилорияләрендә җир бирү мөмкинлеге булмау сәбәпле, безгә 600ләп гаилә  өчен үзебезнең район территориясеннән җир участогы бирергә кирәк булачак. Шунысы бар, без җирләрне төрле коммуникацияләр белән тәэмин ителгән авыл җирләреннән бирәчәкбез. Дөрес, республика Рәисе җитеп бетмәгән коммуникацияләр өчен өстәмә акчалар бүленәчәген белдерде. Инде беренче 55 гаилә өчен без Кадер, Түбән Биш авыл җирлекләренә караган территорияләрдән бирү турында уйлыйбыз. Безнең иң зур теләк хәзер, районга яхшы, тәртипле, хезмәт сөючән гаиләләр килсен», — дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев