Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Зәйдә
Көн темасы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов – Зәйдә

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районына килде.

Ул район басуларын вертолеттан карап, урак эшләренең барышы белән танышты һәм республика программаларының тормышка ашырылуын бәяләде. Сәфәрдә аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.
 
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Рөстәм Миңнеханов район активы, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
 
Район башлыгы киләсе ел уңышы өчен  эшләрнең план буенча башкарылуын билгеләп үтте.  Зәй – урып- җыю күрсәткечләре буенча республикада алдынгылыкта бара. Гектарыннан 50 центнердан артык уңыш чыга. Бу күрсәткечнең бик яхшы булуын әйтте республика башлыгы.


 
Татарстан Рәисе механизаторлар һәм комбайнчылар белән дә аралашты, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды. Урып-җыюны уңышлы төгәлләүләрен теләде. Зәй  районының потенциалы югары һәм кампаниянең яхшы оештырылган булуын билгеләп үтте.


 
 


Нет комментариев