Разиф Кәримов: «Быел иң мөһиме — Җиңү»
Яңа 2025 елга аяк бастык. Үткән 2024 ел барлык мәшәкатьләре белән тарихка кереп калды. Узган елга йомгак ясау, яңасына билгеләнүче планнар белән укучыларыбызны таныштыру максатында без традицион төстә район башлыгы Разиф Кәримовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Әңгәмәне газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
— Хәерле көн, Разиф Галиевич! Яңа ел мөбарәк булсын! 2025 елны нинди уйлар белән, нинди планнар баглап каршы алдыгыз?
— Яңа елга һәрберебез иң матур теләкләр белән керә. Яңа ел — ул гаилә бәйрәме, без дә аны традицион төстә гаиләбез белән каршы алдык, якыннарыбызга изге теләкләрне юлладык. Зәйлеләрнең һәрберсенә дә 2025 елда барлык якты теләкләренең тормышка ашуын, иң кыю башлангычларны тормышка ашыру өчен көч һәм куәт телим.
Иң зур теләк, әлбәттә, илебезгә тынычлык килсен. Без бик тә катлаулы чорда яшибез. Бер яктан, махсус хәрби операция дәвам итә, икенче яктан, барыбызны да безнең республикага, илнең башка төбәкләренә юнәтелгән пилотсыз очкычларның кабатланып торган һөҗүмнәре борчый. Мөгаен, күпләрне мондый гадәттән тыш хәлләрдә сыену урыннарыбызның әзерлеге, күпфатирлы йортлар подвалларының торышы кызыксындырадыр. Бу уңайдан район халкына күпфатирлы йортларның подваллары торышы канәгатьләнерлек булуын җиткерәм, гадәттән тыш хәлләр булганда, аларда качып тору өчен шартлар бар, подваллардан ачкычлар урам җыештыручыларда һәм слесарьларда.
Пилотсыз очу аппаратларын күргәндә нинди гамәлләр кылу алгоритмы эшләнгән, массакүләм мәгълүмат чаралары бу хакта даими рәвештә халыкка җиткереп тора.
Регламент предприятие, учреждение җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына җиткерелде. Безнең барыбызга да хәзер аеруча уяу һәм сак булырга кирәк.
— Без беләбез, Яңа ел алдыннан гына Сез «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшиннан безнең шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, солдатларыбызга, хәрбиләр дәвалана торган госпитальләргә ярдәм иткәнегез өчен Рәхмәт хаты алдыгыз. Быел бу эш ничек дәвам итәчәк?
— Бу сорауга җавапны барлык район халкына игелекле эшләрдә катнашулары өчен рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр алгы сызыктагы батыр егетләребезгә, Лисичанск һәм Рубежное халкына актив ярдәм күрсәтәләр. Фронт линиясенә, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә, гомумән алганда, 573 тонна беренчел кирәкле товар, шул исәптән 35 берәмлек автотранспорт, 303 электр генераторы, җылыту җайланмалары, 126 тонна азык-төлек продуктлары, гигие-на һәм тернәкләндерү чаралары озатылды.
Көн саен районда 29 ноктада йөзләгән хатын-кыз маскировка челтәре үрә, алар тарафыннан инде 4800дән артык челтәр әзерләнеп, хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелде. Ноябрь-декабрь айларында гына да иң кирәкле товарлар белән 7 рейс озатылды, шул исәптән буржуйка-мичләр, төзелеш һәм җылылык изоляцияләү материаллары. Бу эшкә безнең барлык предприятиеләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар, йөзләгән гади гражданнар кушылды. Быел да әлеге юнәлештә хәрбиләребезнең язмышын җиңеләйтү һәм күптән көтелгән Җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез дип ышанам.
— Узган ел дәвамында районда социаль объектларны, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча күп эшләр башкарылуын беләбез. Бу юнәлештә быелга нинди планнар?
— Без планлы рәвештә районда сәламәтлек саклау инфраструктурасын яңартуны дәвам иттек һәм итәчәкбез. Соңгы тугыз елда сәламәтлек саклау өлкәсенә кертелгән инвестицияләр суммасы 800 миллион сумнан артып китте. Бу чорда район үзәк дәваханәсе поликлиникасының барлык төп бүлекчәләренә капиталь ремонт ясалды. Узган ел исә капиталь төзекләндерүдән соң тагын бер бина заманча җиһазландырылып файдалануга тапшырылды. Ул — үзәк дәваханәнең йогышлы авыруларны дәвалау корпусы.
Шулай ук без яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән «Без бергә — Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәген ачтык. Биредә үк аерым юнәлештә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтү дә каралган. 2024 елда 20 күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Воздвиженка һәм Иске Зәй мик-рорайоннарында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренә суүткәргечләр салынды. Шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру максатын күздә тоткан иң яхшы проектлар VI Бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Зәй 85 миллион сумлык грантка ия булды, шуның нәтиҗәсендә шәһәрдә яңа объект — «Яшьләр» паркы барлыкка килде.
— Соңгы елларда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күп эш башкарылды. Без аның хәтта кайбер авыл торак пунктларына да кагылганын беләбез. Агымдагы елга планнар нинди?
— Халык тарафыннан иң кирәкле дип билгеләнгән программаларның берсе — "Безнең ишегалды«н гамәлгә ашыру дәвам итә. Безнең районда биш ел эчендә 166 ишегалды территориясе һәм квартал эчендәге машина юллары заманчалаштырылды, шул исәптән аларның 14ендә эш узган ел башкарылды. Моннан тыш, җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләр — урамнарны яктырту, суүткәргечләрне яңарту, зиратларны төзекләндерү үзара салым программасы ярдәмендә хәл ителә. Ул гамәлдә булган ун ел эчендә республикадан өстәмә трансферт белән бу сумма 167 миллион сумнан артып китте. Шунысы сөендерә, әлеге программа быел да дәвам итәчәк, авыл җирлекләрендә үзара салым буенча акча җыю башланды инде. Гомумән алганда, узган ел дәвамында районда 17 программа кысаларында 1 млрд 76 миллион сумлык 72 объект төзелде, капиталь төзекләндерелде, яңартылды. 2025 елга әлегә объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау планы республика хөкүмәте тарафыннан расланмады. Әмма без барлык республика программалары быел да гамәлдә булыр дип өметләнәбез һәм аларның нәтиҗәсе гамәлдәге социаль объектларның торышын яхшыртуда чагылыш табар, шулай ук шәһәрдә бөтенләй яңа объектлар барлыкка килүгә дә өмет бар.
— Район юлларын төзекләндерү буенча планлы эш алып барылуга карамастан, проблемалы участоклар да бар әле. Бүгенге көндә юлларның торышын ничек бәялисез һәм 2025 елга планнар буенча зәйлеләрне нәрсә белән сөендерә аласыз?
— Муниципаль юл фонды акчалары хисабына шәһәрнең унбер урамында ремонт ясалды һәм яңа тротуарлар салынды. Микрорайоннарның ун урамында ком катыш вак таш җәелде, ике урамда асфальт-бетон өслекләр алыштырылды. Федераль программа буенча Югары Мәлем авылында елга аша заманча яңа күпер төзелде.
Ә 2025 ел планына республика программасына 5 километр озынлыкта Зәй — Карамалы юлын төзекләндерү кертелде, бу — шәһәр һәм район юлларының проблемалы участокларының берсе. Һәм мин быел аны тиешле тәртипкә китерәчәгебезгә шатмын.
— 2025 елда иң зур вакыйга — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Җиңүнең юбилей датасын районда уздыру планнары белән уртаклашыгыз әле...
— 2025 елда без бөтен ил белән бергә иң мөһим бәйрәмне — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Без бүген булган бар нәрсәбезгә җиңүчеләр буыны алдында бурычлы. Юбилей чараларын лаеклы уздырырбыз дип уйлыйм. Оештыру комитеты төзелде инде, кайбер планнар билгеләнде. Болар — «Җиңү варислары» балалар патриотик фестивале дә, шәһәр буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы да, строй җырлары смотрлары да, киномарафон, театр марафоннары да һәм башка патриотик чаралар... Ә 9 Май — Җиңү көнендә митинг узачак, тематик мәйданчыклар эшләячәк. Хәзер төп теләк — Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызның бу көнгә кадәр яшәве. Белгәнегезчә, бүген сугышта катнашучыларның икесе генә исән калды: Анна Ивановна Моисеева һәм Леонид Яковлевич Мачтаков. Алар икесе дә быел 102 яшьләрен билгеләп үтәчәкләр. Алардан тыш, тылда җиңү яулаган ветераннарыбыз бар. Аларның барысы да исән һәм сәламәт булуларын, олы яшьтә булуларына карамастан, чараларда катнашулары белән безне шатландыруларын телим.
— Районда халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча да күп эш башкарыла. Махсус хәрби операция бару сәбәпле, хәрбиләргә дә, аларның гаилә әгъзаларына да руханиларыбызның ярдәме мөһим. Без беләбез, соңгы елда гына да берничә дини объектта капиталь ремонт үткәрелде, 35нче бистәдә чиркәү төзүгә рөхсәт алынды. Бу турыда җентекләбрәк сөйләгез әле...
— Муниципаль район территориясендә 20дән артык милләт вәкилле дус һәм тату яши. Традицияләрне һәм йолаларны
торгызуга, үсеп килүче буынны сабырлык һәм тынычлык сөюгә, төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата үзара хөрмәт рухында тәрбияләүгә аерым әһәмият бирелә. Районда 28 мәчет, 11 православие приходы бар. Соңгы елларда Сәвәләй авылында «Изге Тынның иңүе» чиркәве, Сарсаз-Баграж авылында «Дәвалаучы» Изге Ана иконасы храмының православие приходы төзелде, Мәлем, Олы Батрас авылларында храмнар төзекләндерелә һәм Югары Баграж авылында борынгы агач чиркәү реставрацияләнә, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчет капиталь төзекләндерелде. 2024 елда мәчетнең 30 еллык юбилеен билгеләп үттек. 2024 елның декабрендә республика Төзелеш министрлыгыннан рөхсәт алынды һәм Ходай фатихасы белән шәһәрдә яңа православие гыйбадәтханәсе — 35нче бистәдә Изге Макарий хөрмәтенә керәшен үзәге төзелә башлады. Храмның уникальлеге шунда ки, гыйбадәт кылулар биредә чиркәү-керәшен телендә алып барылачак. Төзелешкә акча җыю игълан ителде. Без храмны әнә шулай гомуми көч белән төзиячәкбез һәм дин тотучыларның акча җыюга актив кушылачагына шик юк. Мин бу уникаль гыйбадәтханәне төзүгә шәхсән үзем өлеш керттем. Һәм 31 августта республика Рәисе каршында чыгыш ясаганда әйткәнемчә, храм төзелешен без махсус хәрби операциядә җиңү белән тәмамлауга багышлыйбыз.
— 2024 елны без районда Батырлык һәм бердәмлек елы буларак үткәрдек, ә 2025 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде...
— Бүген районыбызның, илебезнең иң яхшы уллары, бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын дәвам итеп, махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларны үтиләр. Аларның һәрберсе — чын батырлык, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Хәтер һәм дан елында безнең уртак бурычыбыз — Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда һәм тылда үзләрен аямаган ветераннарга һәм бүген илебез иминлеге һәм мәнфәгатьләре сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү. Ә быел иң мөһиме — безнең өчен Җиңү, барлык ир-егетләребезнең фронттан өйләренә, гаиләләренә, туган коллективларына кайтуы булырга тиеш. Без аларны бик көтәбез, безгә һәр зәйле кадерле. Фронттамы, тылдамы — үз бурычын намус белән үтәгән ватандашларыбыз белән горурланабыз. Алга таба без бергәләп тыныч тормыш төзүне дәвам итәчәкбез.
Барлык Зәй халкына ныклы сәламәтлек, гаиләләрнең бөтенлеген, тыныч күк йөзе, хезмәт уңышлары телим. 2025 ел безнең барыбызга да бары тик шатлыклы мизгелләр генә бүләк итсен, һәр башлангычыбызда уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев