Район башлыгы Раштуа бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле православие динен тотучылар!
Чын күңелдән сезне якты – Раштуа бәйрәме белән котлыйм.
Барлык христианнар өчен бу бәйрәм иман, сафлык, ихласлык һәм якыннарга мәхәббәт чыганагы булып санала. Бүген дә бу көн православие христианнарын үз халкының күп гасырлык традицияләре белән тоташтыра.
Шуның белән бергә бу – тормышка, башкарылган эшләргә һәм гамәлләргә аерым карарга мәҗбүр итә торган мөһим вакыйга. Раштуа ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булган һәркемгә игътибарлы булырга илһамландыра, православие динендәгеләрнең йөрәкләренә иң изге теләкләрнең тормышка ашуына өмет уята.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре һәрвакыт тату яшәгән муниципаль районыбызда Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак аерым мәгънәгә ия. Бу якты Раштуа көннәре һәркем өчен рухи көч һәм шатлык чыганагы булсын.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев