Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Омск Сабан туеның баш батыры – Радик Сәлахов

Омскида XXVI Федераль Сабантуй узды.

Милли бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның дүрт өлкәсеннән килгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Сабантуйның абсолют батыры исеменә  Зәй районы егете Радик Сәлахов лаек булды. Татарстан Рәисе аңа төп бүләк – «Лада Гранта» автомобилен тапшырды.

Ул – Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган көрәшче, күпьеллык спорт рекордсмены. Радик Сәлахов бүген татар көрәше тарихында иң титуллы һәм көчле батырларның берсе.

Рөстәм Миңнеханов исә бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, Россиянең төп көче – аның күпмилләтле халкында булуын, ә Сабантуйның төрле халыкларны берләштерүче зур мәдәни мәйданчык булып калуын ассызыклады.

чыганак: Шәһри Казан

фото: https://tatar-congress.org/yanalyklar/omskida-ytyche-xxvi-federal-saban-tuenyn-koresh-batyry-bilgele/ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев