Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Лилия Рәхимҗанова: «Прокурор һөнәре — балачак хыялым»

12 гыйнвар — прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Илебездә бу көн Петр I заманыннан ук гамәлгә кертелгән. Шул вакыттан бирле әлеге һөнәргә алынучылар законнарның төгәл үтәлешен контрольдә тота. 

Зәй шәһәр прокуратурасында да гаделлек өчен көрәшүче, тырыш хезмәткәрләр эшли. Шуларның берсе — Лилия Рәхимҗанова.

Лилия Фәритовна шәһәр прокуратурасында прокурор ярдәмчесе булып ике ел да өч ай хезмәт куя. Ул хезмәт хокуклары үтәлешен, салым түләү тәртибенең нормада булуын, балалар хокуклары яклануын контрольдә тота, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшли. 

Иске Зәй кызы шәһәрнең 1нче мәктәбендә укыган чорда ук юридик юнәлеш буенча һөнәр сайлау турында хыяллана. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләүче әтисе дә кызының шушы юнәлештә киләчәк юлын сайлавын тели. Һәм Лилия мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 

«Уку чорында мине прокуратура органнарында эшләргә кызыксындыручы кеше ул вакытта Татарстан прокуроры булган Кафил Әмиров булды. Чөнки безгә „прокурорский надзор“ дигән дәрес керә иде. Нәкъ менә Кафил Фәхразиевич безгә лекцияләр укыды, алай гына да түгел, ул еш кына безне прокуратура музеена алып бара, әлеге хезмәт нечкәлекләре турында бик теләп таныштыра иде. Үзе, чын мәгънәсендә, һөнәренә бирелгән кеше буларак, без — студентлар арасында да бу һөнәргә мәхәббәт уятты, бик күпләребез прокуратура эшен сайлады», — дип сөйли Лилия Рәхимҗанова.

Студент елларында кыз үзенең икенче яртысын очрата һәм алар уртак гаилә учагын кабызалар. Чистай егете Михаил Сковородниковны исә Казан артиллерия училищесын тәмамлаган егет буларак, яшь гаиләне хәрби юнәлештәге юллама белән 2007 елда Ставрополь крае Буденновск шәһәренә җибәрәләр. Биредә гаилә башлыгы хәрби офицер дәрәҗәсендә взвод командиры булып хезмәт итә, ә Лилия Фәритовна Буденновск шәһәр судында хөкемдар ярдәмчесе буларак хезмәт юлын башлый. Биредә ирнең хәрби хезмәт срогы тулгач, алар 2011 елда Зәйгә кайтып төпләнәләр. Михаил Чаллыда заводта эшли, Лилия пенсия фондының район бүлегенә эшкә керә. 

— 9 елдан артык пенсия фондында эшләдем, әмма прокуратурага килү хыялы күңелемнән китмәде. Ике ел элек, тәвәккәлләп, шәһәр прокуратурасына урнашырга карар кылдым. Башта квалификация күтәрү курслары үттем, хәзер менә бик яратып күптән хыялланган һөнәремдә хезмәт куям. Еш кына өстәмә белем алуларга барам, узган ел Саратовта укып кайттым. Чөнки безнең хезмәт даими белем күтәрүне сорый, үзгәрешләр кереп торган законнарны гел өйрәнеп торырга кирәк. Безнең һөнәрдә иң мөһиме — гадел булу, халыкның социаль якланмаган катламын законнар нигезендә яклау өчен тырышу. Эш дәверемдә хезмәт хокуклары бозылган бер хезмәткәрнең катлаулы эше буенча аңа тиешле хезмәт хакының кайтарылуына ирешү, бер балага тиешле медикаментларны закон нигезендә алырга ярдәм итү очраклары аеруча катлаулы эшләр буларак күңелемдә тора. Ә аларны яклый алу прокурор өчен бик мөһим, — ди ул.

Лилия ханымның ныклыгына сокланмый мөмкин түгел, аның тормыш иптәше илгә афәт килгәч, беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә алына. Ә 2023 елның декабрендә хәрби офицер Михаил Сковородников батырларча һәлак була. Иске елның соңгы көннәрендә алар улы Рафаэль, кызы Аделина белән Чистайга Михаил укыган гимназиягә чакыру буенча баралар. Биредә батыр ир хөрмәтенә гимназиядә мемориаль такта куела. 

«Тормыш иптәшемне югалту, әлбәттә, бик авыр. Без балалар белән аның илебезнең чын патриоты булуына горурланабыз. Улым шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә унберенче сыйныфта укый, ул алга таба юридик белем алырга һәм әтисе үрнәгендә Ватаныбызның ышанычлы сакчысы булырга хыяллана», — ди Лилия Фәритовна.

Шәһәр прокуратурасында да хезмәтенә бирелгән Лилия Рәхимҗанованың нәтиҗәле эшен югары бәялиләр.

«Коллективыбызга әле ике ел элек кенә кушылуына карамастан, Лилия Фәритовна прокуратура хезмәтенә куелган максатларга ирешүе, һәр эшне нечкәләп тикшерүе белән билгеләнә. Һәрчак югары нәтиҗәгә ирешергә тырышып эшләүче хезмәткәр — коллективыбыз йөзе», — ди аның турында шәһәр прокуроры Сергей Урванцев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев