Юлларда сак булырга чакыралар
Һава торышы начараю сәбәпле Татарстанда М5 трассасы участогында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Чикләүләр 10:00 сәгатьтән һава торышы шартлары яхшырганчыга кадәр кертелгән.
Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта (843) 533 38 88 телефоны буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенә яисә (843) 291 91 91 номеры буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үзенең ТГ каналында юлларда сак булырга чакырып халыкка мөрәҗәгать итте.
фото Рөстәм Миңнеханов ТГ каналыннан .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев