Ил батырлары – туган төбәктә
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда район башлыгы Разиф Кәримов һәм район җитәкчеләре туган төбәккә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Традициягә әйләнгән күрешүгә биш хәрби килде. Аралашу, үзара мәгълүмат алышу гадәттәгечә җылы атмосферада үтте.
Разиф Кәримов хәрбиләрне районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды.
- Районның бюджеты әйбәт, без инде агымдагы елның яртысында ук еллык бюджетны 54 процентка үтәдек. Икътисади күрсәткечләр буенча республикада 7-8 урыннарда торабыз. Шәһәр энергетиклар төбәге статусын югары йөртә, республиканы энергетика белән тәэмин итүдә Зәй мөһим роль уйный. Башка предприятиеләребез - “Техно” заводы, тәгәрмәчләр җитештерү предприятиесе, “Зәй шикәре” җәмгыяте һ.б. үзләренә йөкләнгән бурычны катлаулы шартларга карамастан, яхшы итеп үтәп баралар. Һәркемнең үз фронты дип юкка гына әйтмим, сез анда авыр шартларда ил иминлеген саклыйсыз, без монда икътисадны, социаль тормышны тотрылыклы итү өчен эшлибез. Ә махсус хәрби операция темасы – безнең һәрвакыт көн үзәгендә, нинди генә ярдәм буенча мөрәҗәгать керсә дә ул үтәлә. Әле менә Җиңү Бульварында ил иминлеге өчен һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплексны сафка бастырып киләбез. Аны ачу августта Татарстан Рәисе белән берлектә булыр дип планлаштырыла. Без мемориаль комплексны сафка бастырабыз, ә исемлек үзгәргән саен анда ил батырлары фамилияләре өстәлеп барачак. Шулай ук чираттагы гуманитар ярдәмне дә әзерлибез, махсус хәрби операция зонасына бару мөмкин булуга зур йөк машиналары юлга кузгалачак, - диде район башлыгы.
Район ветераннар Советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, хәрби комиссар Динар Хәсәнов хәрбиләрнең дошманны җиңеп, тиз көннәрдә туган төбәккә кайтуларын теләделәр. Һәртөрле ярдәм кирәк булганда оештырырга әзер булуны белдерделәр. Хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында кыскача мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова бирде.
“Безнең район территориясендә хәрбиләрнең 603 гаиләсе яши. Аларның һәрберсенә район җитәкчеләреннән аерым кураторлар билгеләнгән, ягъни ниндидер ярдәм кирәк булганда алар үз кураторларына шалтырата, мөрәҗәгатьләрен җиткерә ала. Үзәк дәваханәдә махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар чиратсыз кабул ителә. Ветераннарга федераль программа нигезендә түләүсез даруларга рецептлар бирү җайга салынган. Ә хәрбиләрнең балаларына килгәндә, мәктәпләрдә аларны бушлай тукландыру каралган, балалар бакчаларына йөртү дә бушлай. Политехника көллиятендә дә 17 студент бушлай туклана. Шулай ук сезнең балаларга төрле түгәрәкләргә йөрү, төрле мавыгулар белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Җәй көне балалар ял лагерьларына юлламалар бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре, гаиләләре белән төрле спорт учреждениеләрендә бушлай шөгыльләнә ала, - диде ул.
Моннан тыш “Россиядә эш” кадрлар үзәгенең Зәйдәге бүлегендә хәрби ветераннарны эшле итү темасы да очрашу барышында күтәрелде, “Зәй җылысы” хәйрия фонды эшчәнлеге, маскировка челтәрләре үрү, коры ашлар ясау, гуманитар ярдәм җыю буенча да мәгълүмат бирелде.
“Техно” заводы вәкиле махсус хәрби операция башланганнан бирле 185 тимер мич ясауларын ассызыклады, алга таба да алар хәрбиләр соравы буенча эшләнәчәк, диде ул.
Хәрби госпитальләргә ярдәм чараларын оештыру башында торучы Наталья Березина хәзер “Озон” интернет маркетингы аша хәрбиләргә посылкалар җибәрүне оештыру буенча эшләүләрен белдерде.
Ә хәрбиләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Евгений Абрамов җиткерде.
- Зәй районы халкына зур рәхмәт, һәртөрле ярдәм чараларын без яу кырында тоеп торабыз. Безнең район җирлегеннән килгән маскировка челтәрләре иң сыйфатлылар исәпләнә, алар турында бөтен фронт белә, бу эшкә армый-талмый алынган һәр хатын-кызга зур рәхмәт. Гомумән, кем ничек ярдәм итә болар һәммәсе дә безне җиңүгә рухландыра торган гамәлләр, чөнки безнең өчен тылда җан атып торуларын белеп ил иминлеген саклыйбыз. Һичшиксез җиңү безнең якта булачак, чөнки тарихка күз салсак, нинди генә яуларда да Россия халкы җиңү яулаган, безнең бабаларыбыз каны бездә дә кайный. Безнең ил халкы авырлыкка сыгылмый торган, ә киресенчә сыналып чыныккан халык, - диде батыр ир-егет.
Очрашу күңелле бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды. Татарстан Рәисе исеменә хәрби часть командиры А. Булгаков имзалаган Рәхмәт хаты райондашыбыз – кече сержант Аркадий Черновны мактап җибәрелгән. Командир батыр егетне яуда ышанычлы хәрби итеп күрсәткән һәм ул илнең кадрлар резервы өчен менә дигән кандидат дип билгели. Рәхмәт хаты хәрбинең әнисенә тапшырылды.
Евгений Абрамовка район башлыгы Рәхмәт хаты бирелде. Шулай ук подполковник И. Лесных имзалаган Рәхмәт хаты “Зәй җылысы” хәйрия фондына тапшырылды.
Ә “Фронтка ярдәм өчен” медале белән Разиф Кәримов, “Россия хәрбиләренә риясыз ярдәм өчен" медале белән Марат Кыямов бүләкләнделәр.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев