Игътибар: яңа акция! — «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар»
Февраль аена да аяк бастык, димәк, көчле затларыбыз бәйрәме — 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне якынлаша.
Без соңгы елларда бу бәйрәмне аерым үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез. Зәебезнең бик күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр. Без солдат хезмәте үтүче, мобилизация буенча чакырылган, үзе теләп Ватаныбыз сагына баскан Зәй егетләре белән горурланабыз. Акциябезне дә көчле ир-егетләребезнең тормышы үзе батырлык булуын күз алдында тотып, «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» дип атадык.
Һәм бу уңайдан сездән якыннарыгыз, улларыгыз, абыйларыгыз турында язмалар, фотолар көтеп калабыз. Хатларны электрон почтага (zayof@yandex. ru) җибәрә аласыз. Ватсап номеры: 8-9393187822.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев