Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Александр Бистәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар шактый

Зәй районында халык җыеннарының чираттагы Александр Бистәсендә үтте.

Бирегә җирле халык белән очрашуга шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов килде. Очрашуда узган елдагы районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, җирлектәге проблемалар барланып, аларны чишү юллары уртага салып сөйләшенде.

Зәй районының Ал. Бистәсе авыл җирлеге төп авылдан тыш Киселевка, Урал, Кызыл Яр кече торак пунктларын да колачлый. Биредә хезмәт яшендә 210 кеше теркәлгән. 

Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше күбесенчә кече һәм урта эшкуарлык үсешенә бәйле. Александр Бистәсе авыл җирлегендә 18 шәхси эшмәкәр һәм фермер хуҗалыклары теркәлгән, шуларның 11е крестьян-фермерлык хуҗалыклары, алар бөртекле культуралар чәчү белән шөгыльләнәләр, 7се йөк ташу, сәүдә белән мәшгуль. Юлларны кардан чистарту, ит һәм сөт продуктлары сату, төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче 11 үзмәшгуль граждан исәпләнә.

Авыл халкы даими рәвештә район ярминкәләрендә катнаша: Александр Носов, Елена Носова, Виктор Сироткин, Владимир Ионов, Василий Рафаилов һәм башкалар эре мөгезле яшь терлекләр, дуңгыз асрау белән шөгыльләнәләр. Терлекләрнең баш санын саклап калу өчен сыерларны асрауга һәм ветеринария чараларына чыгымнар өлешен каплауга 150 мең 300 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.

«Безнең торак пунктларда 8,43 км. озынлыкта урам — юл челтәре файдаланыла. Узган ел үзара салым акчасына Үзәк урамда юл төзекләндерелде. Кышкы вакытта юлларны карап тоту һәм җәйге вакытта территориядә үләннәрне чабу өчен үзмәшгуль Андрей Сомов белән килешү төзелә. Ул даими төстә бу эшләрне башкара. Авыл җирлегендә 7 км. озынлыкта суүткәргеч челтәре кулланыла. Үзара салым акчаларының барысы да максатчан тотыла дип әйтәсе килә. Аларның бер генә сумы да планнан тыш эшләргә тотыла алмый. Акчаларның тотылуын республика казначылыгы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, районның контроль-хисап палатасы, техник күзәтчелек тикшереп тора. Авыл җирлекләрендәге күп кенә актуаль проблемаларны хәл итү, беренче чиратта, халыкның активлыгына бәйле, һәм без бергәләп күпне эшли алабыз», — ди Ал. Бистәсе җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов.

Александр Бистәсе мәдәният йортында мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен «Яхшылык кыл» штабы эшләвен дәвам итә. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, шәмнәр ясыйлар, йон оекбашлар бәйлиләр, хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр һәм азык-төлек китерәләр.

Ә агымдагы елга планнарга килгәндә, биредә быел мәктәпнең керү өлешен төзекләндерү, ишегалдын асфальтлау, мәктәп территориясен заманча койма белән әйләндереп алу, мәдәният йортын ремонтлау, Киселевка авылын газлаштыру тора. 

«Җирлектә яшәү шартларының сыйфаты, әлбәттә ,анда яшәүче һәр кешенең үзеннән күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертүенә бәйле. Бердәм булсак, барысы да булыр. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен сезнең барыгызга да бик зур рәхмәт. Ә җирлектә төрле күләмле проектларны тормышка ашыру өчен район хакимияте ярдәме белән төрле дәүләт программаларына кереп, уңай шартлар тудыру игътибар үзәгендә», — диде Сергей Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев