Вадим Белышев: “Матбугат чаралары – аварияләрне киметүгә ярдәм итүче мөһим рычагларның берсе”
13 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышын уздырды.
Чара видеоконференция форматында үткәрелеп анда республиканың барлык муниципаль районнары җаваплылары катнашты. Шамил Гафаров анда һаләкәтләрне киметү, юлларда кешеләр гомере өзелүгә, имгәнүләргә юл куймас өчен тагын нәрсә эшләп була, дигән төп сорауны куйды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча җаваплы затлардан юл һәлакәтләре сәбәпләрен тәфсилләп ачыклап, иминлекне тәэмин итү өчен конкрет чаралар күрергә кушты. Әлеге уңайдан без үзебезнең район җирлегендәге юлларда хәлнең торышын белешү, нинди профилактик чаралар күрелүе турында кызыксынып, район автоинспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Белышевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Вадим Валерьевич, агымдагы елның 6 ае үтте, бу аралыкта районыбыз юлларында хәлнең торышы ничек?
- 2026 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Зәй районы территориясендә барлыгы 279 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларның 11ендә 5 кеше һәлак булды һәм 8е тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 32 фактка артык (узган ел 247 очрак), ә кешеләр зыян күргән һәлакәтләр 2гә ким. Тик безне иң борчыганы аварияләрдә үлүчеләр саны быел икегә артык. Дөрес, имгәнүчеләр 12гә азрак, узган ел 20 кеше юл һәлакәтләрендә травмалар алган булган. Бу ярты елда без транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга зур өстенлек бирдек. Бу юнәлеш буенча көн саен эш алып барыла, атна саен рейдлар үткәрелә, аларда максималь күләмдә шәхси состав җәлеп ителә. Нәтиҗәдә 6 ай эчендә инспекторлар тарафыннан 43 машина йөртүче алкоголь куллаенган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланды. Әле шулардан икесе инде бер мәртәбә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен руль артына утырудан читләштерелгән булган. Билгеле булганча, мондый очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге мәсьәләне катгый кую әлбәттә, нәтиҗәсез түгел, шушы ярты ел эчендә Зәй районы юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куелмады.
- Җәйге каникуллар чорында юлларда балалар иминлеген саклау аеруча калкулана. Районда балалар катнашында юл һәлакәтләре күпме, аларның төп сәбәбе нәрсәдә, профилактик эшчәнлек ничек куелган?
- Ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, анда бер бала җәрәхәтләр алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хәл уңай динамикада. Узган ел без беренче яртыеллыкта ике авариядә өч баланың зыян алуын теркәгән идек. Бездә балалар катнашындагы аварияләрдә пассажир балаларның зыян күрү очраклары күзәтелә. Монда инде төп җаваплылык ата-ана, машина руле артына утыручыда. 6 айда без 15 очракта баланы салонда махсус креслосыз йөрткән машина йөртүчене тоткарладык. Бу нәкъ менә өлкәннәрнең җитди нәрсәгә игътибарсызлыгы турында сөйли. Шулай ук җәен мопедларда җилдерүче яшүсмерләр өчен дә төп җаваплылык – өлкәннәрдә. Рөхсәт итмәгез зур юлларга чыгарга, ә иң яхшысы андый әйберләрне бөтенләй сатып алмагыз балаларыгызга. Без балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең һәр очрагы буенча җентекле тикшерү уздырабыз, аннан соң ата-аналар һәм мәгариф оешмалары белән эш алып барабыз. Бу уңайдан профилактик, аңлату эшләренә дә зур игътибар бирелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең Зәй бүлеге, район башкарма комитеты һәм мәгариф оешмалары педагоглары белән берлектә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан, планлы эш алып барыла: әңгәмәләр һәм куркынычсызлык минутлары үткәрелә, даими төстә ата-аналар җыелышларында һәм ата-аналар патрульләрендә чыгышлар ясала, җәйге чорда бу эшчәнлек нигездә лагерьларда, балалар бакчаларынд алып барыла. Яшь юл инспекторлары отрядлары белән уртак чаралар оештырыла. Акцияләр, агитбригада чыгышлары, юлларда патрульлек итү шуның ачык мисалы. Әле күптән түгел генә муниципаль конкурслар - “Куркынычсыз тәгәрмәч”, “Яшел ут”, “Буыннар старты” бәйгеләре үткәрелде.
- Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тарафыннан иң күп кагыйдә бозу очраклары нинди? Һәм бу сансыз гамәлләргә каршы нинди чаралар күрелә?
- Быел 6 айда барлыгы 1922 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, узган ел ул 1648 булган. Шулардан иң күп хокук бозу куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү белән билгеләнә. Инспекторлар мондый 608 кагыйдә бозу буенча беркетмә төзегән. Ә бит юл һәлакәте килеп чыга калганда, куркынычсызлык каешы кеше гомерен саклап калуга сәләтле, төп фактор булып тора. Тагын иң нык борчыган кагыйдә бозу – ул каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, быел без 112 машина йөртүчене туктатып аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калдык. Ә 108 кагыйдә бозу җәяүлеләр тарафыннан кылынган. Тиеш булмаган урыннан олы юлга чыгу яисә светофорның “кызыл” утына игътибар итмәү җәяүле өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Мәсәлән, районда җәяүлеләр катнашында 6 айда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда бер кеше һәлак булды, бер кеше яраланды. Һәр җәяүленең, олыларның һәм балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы бик мөһим. Чөнки тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән баручы җәяүлене киемендә махсус элемент булмаса машина йөртүче күрмәскә һәм бәрдереп китәргә бик ихтимал.
- Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауда төп чара – профилактика. Шуңа аерым тукталыйк әле.
- Гомумән, дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре юл–транспорт травматизмын профилактикалау эшен максатчан дәвам итәләр, юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның төп төрләре буенча актив эш алып баралар. Ай саен машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» профилактик чаралары үткәрелә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча максималь күләмдә шәхси состав җәлеп ителә. 2026 елның 6 аенда алты «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде, аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 44 машина йөртүче админстратив җаваплылыкка җәлеп ителде. Моннан тыш эчке эшләр бүлегенең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре белән берлектә дә рейдлар үткәрелә. Быел шундый 26 уртак рейдта 273 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүнең 4 очрагы билгеле булды. Билгеле булганча, Татарстан Республикасында юллардагы вәзгыятькә җәмәгать контролен җәлеп итү максатларында «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы файдаланыла. Ул гражданнарга кәрәзле телефонга урнаштырылган кушымта ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәп куярга һәм хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту өчен аларны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрергә мөмкинлек бирә. Массакүләм мәгълүмат чаралары да юлларда аварияләрне киметүгә ирешергә ярдәм итүче мөһим рычагларның берсе булып тора. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә торган, каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә идарә итү, яктылыкны кире кайтара торган элементлар кебек темаларга аерым басым ясау бик кирәк.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев