Юлларда балалар травматизмын булдырмау – өлкәннәр җаваплылыгында
Балаларның юл-транспорт травматизмы Татарстан Республикасында кискен проблемаларның берсе булып кала.
Профилактик эшләр башкарылуга карамастан, балалар имгәнүләре һәм аварияләрдә һәлак булу куркынычы саклана. Бигрәк тә күп кенә фаҗигаләрнең өлкәннәр гаебе белән булуы борчый.
Мәсәлән, статистикага күз салсак, Зәй районында бу чорда 2025 елда бер юл-транспорт һәлакәтендә бер бала зыян күргән, ә 2026 елда – 2 юл-транспорт һәлакәтендә 3 бала имгәнүе теркәлгән. Барлык зыян күргән балалар - пассажирлар. Республика һәм Зәй районы юлларындагы вазгыять, балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре һәм профилактика чаралары турында без Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифасын башкаручы Вадим Белышев белән әңгәмә кордык.
- Вадим Александрович, бүген юлларда балалар травматизмы проблемасы никадәр җитди кала?
- Кызганычка каршы, проблема бик актуаль булып кала. Оператив мәгълүматларга караганда, 2026 ел башыннан Татарстанда балалар катнашында 153 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә өч бала һәлак булган, тагын 170е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Статистиканың һәр саны артында реаль кеше язмышлары, ата-аналарның йөрәк ярасы һәм кайтарып булмаслык югалтулар тора. Нәкъ менә шуңа күрә балалар травматизмын профилактикалау Дәүләт автоинспекциясе эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Зәй районында да вазгыятьне даими контрольдә тоталар. Без профилактик рейдлар, мәгариф учреждениеләрендә әңгәмәләр һәм ата-аналар белән эш алып барабыз, чөнки баланың иминлеге барыннан да элек гаиләдә башлана.
- Балигъ булмаганнарның кайсы категорияләре юл-транспорт һәлакәтенә еш эләгә?
-Пассажир һәм җәяүле балаларның имгәнү очраклары күп. Пассажир балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчый. Узган ел Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган 15 баланың 13 е транспорт чарасында пассажир булган. Агымдагы елда һәлак булган өч баланың икесе шулай ук пассажир булган. Бу еш кына баланың тормышы бары тик өлкәннәрнең җаваплылыгына бәйле булуы турында сөйли. Чөнки бала үзе машина йөртүченең гамәлләренә йогынты ясый алмый яки үзенең куркынычсызлыгы турында карар кабул итә алмый.
- Балаларны йөрткәндә ата-аналар ешрак нинди хаталар ясый?
- Төп хата – балаларны транспорт чарасында утыртып йөрткәндә, тотып тору җайланмасын кулланудан баш тарту яисә аны дөрес кулланмау.
Күп кенә өлкәннәр элеккечә кыска сәфәр куркыныч тудырмый дип саный. Әмма практика киресен күрсәтә. Авыр юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе көтмәгәндә һәм еш кына өйдән ерак түгел килеп чыга. Күптән түгел Түбән Кама районында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә биш яшьлек бала һәлак булды. Аның БАЛАЛАР АВТОКРЕСЛОСЫннан башка йөртелүе ачыкланган. Мондый очраклар ата-аналарга тагын бер тапкыр шуны искәртергә мәҗбүр итә: автокресло ул формальлек түгел һәм штрафтан качу ысулы түгел. Бу тормышны саклап калырга сәләтле чара. Уңай мисаллар да бар. Казанда җитди юл-транспорт һәлакәтеннән соң балалар тотып тору җайланмасында булган биш яшьлек кыз бик аз гына җәрәхәтләр алган. Нәкъ менә автокресло фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм иткән.
- Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу никадәр киң таралган?
- Ел башыннан бирле генә дә Татарстанда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 4400 дән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 2026 елның гыйнварыннан мондый хокук бозулар өчен штрафлар арттырылды. Хәзер машина йөртүчегә 5 мең сум түләргә туры киләчәк. Әмма мәсьәлә штраф күләмендә түгел. Шуны аңлау мөһим, хата бәясе күпкә югарырак булырга мөмкин.
- Җәяүле балалар зыян күрү буенча статистика нәрсәне күрсәтә?
- Ел башыннан республикада җәяүле балалар катнашында 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 68 балигъ булмаган бала имгәнгән. Еш кына һәлакәтләрнең сәбәбе машина йөртүчеләрнең дә, балаларның үзләренең дә игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. «Юл тозаклары» дип йөртелә торган сәбәпләр бар, алар юлны күзәтүне чикли торган туктап торучы автомобильләр, куаклар, реклама конструкцияләре. Шуңа күрә ата-аналарга балаларына көн саен төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк: юлны җәяүлеләр кичүе аша гына кичәргә, як-якка карарга, кичү вакытында телефоннан файдаланмаска һәм машина юлына йөгереп чыкмаска.
- Җәй көне мототехникада яшүсмерләр саны арта. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч?
- Бу соңгы еллардагы иң җитди проблемаларның берсе. Каникуллар җитү белән мопедлар, мотоцикллар, скутерлар һәм питбайклар белән идарә итүче балигъ булмаганнар саны арта. Күп кенә ата-аналар питбайкны зарарсыз уенчык яки күңел ачу өчен спорт инвентаре итеп ялгыш кабул итә. Әмма практикада мондый транспорт чаралары авыр аварияләргә сәбәп була. Быел инде әлеге транспорт чараларында яшүсмерләр һәлак булган фаҗигаләр булды. Мәсәлән, Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз, питбайк белән идарә иткәндә, электр линиясе терәгенә бәрелгән һәм шунда ук һәлак булган. Шуны истә тотарга кирәк: питбайклар гомуми файдаланудагы юллар өчен түгел, ә махсус ябык мәйданчыклар өчен каралган.
- Мондый очраклар өчен ата-аналар җаваплымы?
- Әлбәттә, әгәр олылар баланы транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан башка идарә итәргә рөхсәт итсәләр, алар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моннан тыш, аерым очракларда җинаять җәзасы да булырга мөмкин. Бүген закон балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләргә җәлеп итү өчен җаваплылыкны күздә тота. Һәр ата-ана шуны аңларга тиеш: балага куркыныч техника сатып алып, юлга чыгарга рөхсәт итеп, ул үзенә зур җаваплылык ала.
- Җәйге каникулларда Зәй районы халкына нәрсә әйтергә теләр идегез?
- Иң элек әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсе килә, балаларның иминлеген игътибарсыз калдырмагыз. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерегез, хәрәкәт маршрутларын контрольдә тотыгыз, балалар автокреслоларыннан файдаланыгыз һәм балигъ булмаганнарга транспорт белән идарә итәргә рөхсәт итмәгез. Бары тик ата-аналар, педагоглар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак тырышлыгы белән генә без балаларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алачакбыз. Баланың иминлеге өлкәннәрнең җаваплылыгыннан башлана. Һәм бу хакта бер генә минутка да онытырга ярамый.
Айгөл Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев