Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад, сәнәгать

Зәйнең тәгәрмәчләр җитештерү заводында да узган елга йомгак ясадылар

25 гыйнварда «Аккурайд уилз Руссиа» ҖЧШендә узган елга йомгак ясадылар.

Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, предприятиенең генераль директоры Екатерина Мизрина, башкарма директор Кирилл Катышев, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Зәй һәм Тольятти заводларының хезмәт коллективлары катнашты.

Район башлыгы чыгышында коллективны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары белән таныштырды. Предприятиенең узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турында хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, персонал белән эшләү, сыйфат, сату, икътисад буенча баш менеджерлар хисап тотты.

-Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлеше булып йөк һәм җиңел автомобильләр өчен штампланган тәгәрмәчләр җитештерү тора. Узган ел продукция сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән кергән керем 6 миллиард сум тәшкил итте, бу 2022 елның күрсәткеченнән 23 процентка артык. Узган ел 2600000 тәгәрмәч җитештереп сатылды. Завод АВТОВАЗ һәм КАМАЗ конвейерларын төп тәэмин итүче булып тора, шулай ук продукция Белоруссиягә дә экспортлана, — диде чыгышында Кирилл Катышев.

2023 елда инвестицияләр күләме 82 миллион сум тәшкил иткән, шуның 19 миллионы — яңа продуктлар җитештерүне үзләштерүгә, 42се җиһазларны һәм җитештерү бинасын модернизацияләүгә тотылган. Узган ел завод ашханәсе капиталь ремонтланган, предприятие даими мөмкинлекләре чикле балаларга хәйрия ярдәме күрсәтә.

Бүгенге көндә заводта 476 кеше эшли, шуның 354е — эшче. Уртача хезмәт хакы аена 87600 сум, эшчеләрнеке — 67000 сум. Узган ел хезмәт хакы индексациясе 12 процент тәшкил итеп, хезмәт хакы 20 процентка арткан.

Агымдагы елда предприятие алдында түбәндәге бурычлар тора: җитештерү һәм сату күләмен арттыру, чыгымнарны киметү, хезмәт һәм куркынычсызлык шартларын яхшырту, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев