Зәйдәге «Техно заводы» быел инвестиция программасы өчен 300 млн сум тотарга планлаштыра
2025 елда Зәйдә «ТЕХНО заводы» ның инвестиция программасы 300 миллион сумнан артып китәчәк.
ТЕХНОНИКОЛЬ кертемнәрнең төп өлешен таш мамык (каменная вата) чыгару өчен төп җиһазларны алыштыру проектларына, шулай ук җитештерүнең ышанычлылыгын арттыруга һәм продукциянең сыйфатын яхшыртуга тотачак.
Быел шәһәрнең «ТЕХНО заводы» нда җылыткычлар ясау өчен таш мамык эремәсеннән минераль сүс хасил итә торган җайланмаларны модернизацияләү проекты старт ала. Моның өчен Россия компанияләре генә җәлеп ителәчәк. Яңа җиһазларны эксплуатациягә кертү 2026 елга билгеләнгән.
2024 елда Технониколь Зәйдәге заводта таш мамык әзерләү үсешенә 200 млн сумнан артык инвестиция керткән. Узган ел предприятиедә теплицаларда үсентеләр үстерү өчен кубиклар әзерләү буенча яңа линия эшли башлавы турында хәбәр иткән идек. Бу авыл хуҗалыгы өчен субстратлар җитештерү куәтен 4,5 тапкырга арттырган. Кубиклар җитештерүнең гомуми күләме елына 30 мең куб. м тәшкил иткән. Аларны Идел буе, Урал һәм Себер федераль округлары агрокомплексларына җибәргәннәр.
Зәйдәге «ТЕХНО заводы» директоры Андрей Мамонтов билгеләп үткәнчә, яңа линияне эшләтеп җибәрү авыл хуҗалыгы өчен субстратлар базарын тәэмин итәргә һәм аграрийларның үсентеләр үстерү өчен сыйфатлы материалга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән.
«Сер түгел, бу сегмент чит ил җитештерүчеләре киткәннән соң шактый нык зыян күрде, һәм менә без өстәмә куәтләр барлыкка китереп җитенкерәмәүне компенсацияләргә ярдәм иттек, нәтиҗәдә сезонлы уңыш алу тармагы кирәкле продукция белән тәэмин ителә», — диде ул.
Узган ел завод берничә инновацион проектны гамәлгә ашырды, шул исәптән җитештерүдә куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгәннәре дә бар. Монда куркыныч зоналарга керү контроле системасын көйләү төгәлләнде. Моның өчен нейрочелтәрләр нигезендә техник күзәтү кулланыла. Ике линия буенча да, ягъни чимал эретү агрегатыннан алып төргәкләргә кадәр, 85 күзәтү камерасы урнаштырылган. Куркыныч зоналарда кешеләр пәйда булганда һәм эшләп торган механизмнар янына хезмәткәрләр килгәндә, система автомат рәвештә җиһазларны сүндерә.
Моннан тыш, "Техно заводы"нда AR-күзлекләр һәм планшетлар ярдәмендә, ИКСАР программасы платформасында эшләүче "Акыллы сәгатьләр«не (Moziware Smart Watch) сынап карадылар. Җайланманы гамәлдәге технологик җиһазларны карап чыгу өчен кулланганнар. Бу проблемаларны һәм өзеклекләрне вакытында ачыкларга һәм оператив рәвештә ремонт ясарга мөмкинлек бирә, үз чиратында ул туктап тору вакытын кыскарта һәм чыгымнарны киметә.
Узган ел предприятие конвейерларыннан 2,3 куб метрдан артык таш мамык чыгарылган. Бу төзелеш конструкцияләре өчен 740 төрдән артык җылыту һәм тавыш изоляцияләү материаллары. Моңа сэндвич — панельләр, техник изоляцияләү һәм авыл хуҗалыгы субстратлары керә. Татарстаннан тыш, продукция Россиянең 40 төбәгенә, шул исәптән Владимир, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләренә, шулай ук Әзербайҗан һәм Казахстанга экспортка җибәрелә.
Бүген Зәйдәге ТЕХНОНИКОЛЬ таш мамык заводында 327 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы аена 100 мең сумнан артып китә.
«ТЕХНО заводы» социаль проектларда һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнаша. Узган ел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, өлкән яшьтәге кешеләргә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм оештырылды. «Эко Стиль» волонтерлык хәрәкәте өчен предприятие экологик-санитария чаралары максатында униформа һәм хуҗалык инвентаре сатып алды. Шулай ук, завод махсус хәрби операция зонасындагыларга да даими булышлык күрсәтеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев