Зәй кооперативы җитәкчесе республика күләмендәге съездда катнашты
Бүген Казанда республиканың фермерлар ассоциациясе, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының XXV съезды үтте.
Анда Зәйдән “Зәй” кооперативы җитәкчесе Альберт Гайнуллин катнашып, үз оешмасы эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Аның эшен республиканың эшкәртү сәнәгате кооперативларына үрнәк итеп куйдылар, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге ассызыкланды.
Альберт Гайнуллин 2020 елдан үз сөт заводын булдырып, җыелган чималдан сөт ризыклары әзерләү белән шөгыльләнә. Аның 500 м.кв мәйданны биләгән заводында чечел, косичка, паутинка сырларының төрләре, сыер мае әзерләнә, завод 19 төрдәге продукция җитештерә.
- Тәүлегенә 12 тонна сөт кабул итәбез. Аннан көненә уртача 1200 кг тозлы сыр һәм 500 кг сыер мае алабыз. Безнең сату даирәбез дә шактый киң, үз продукциябезне күпләп сатучылар аша Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан шәһәрләренә, Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларына, Йошкар Ола, Оренбург, Чиләбегә җибәрәбез. Безнең сырлар һәм май барысына да ошый, чөнки бәясе бертөрле һәм сыйфаты яхшы. Сату киштәләрендә продукция һәрвакыт яңа булсын өчен сорауга карап продукция әзерлибез, - ди Альберт Ләздәтович.
2022 елда “Зәй” кооперативы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә 24 млн 600 мең сумлык грант отты. Шул хисаптан җитештерү биналары киңәйтелде, капиталь төзекләндерү үткәрелде, яңа заманча коптиль җайланмалары, сыр ванналары, тозлау ванналары, сөт суыткыч аппаратлар, сөт ташу машиналары сатып алынды.
“Без район һәм республиканың төрле күргәзмә һәм фестивальләрендә актив катнашабыз. Мәсәлән, күптән түгел “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә “ТатАгроЭкспо-2024” махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә безнең кооператив үз продукциясен тәкъдим итте, анда Татарстан Республикасы Рәисеннән югары бәя алдык”, -дип тә өстәде җитәкче.
Узган елда кооперативта 2,9 мең тонна сөт эшкәртелгән, 259 тонна тозлы сыр, 18 тонна сыер мае җитештерелгән. Рентабельлек 5,5% тәшкил иткән.
2025 елда кооператив куәтләрен тагын да арттырырга планлаштыра, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү, өстәмә эш урыннары булдыру максат итеп куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев