Заинск-информ 16+
Рус Тат
Икътисад, сәнәгать

Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Зәйдәге «ТЕХНО заводы» н тикшерде

Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе Зәйдәге «ТЕХНО заводы» нда планнан тыш тикшерүләр үткәрде.

Тикшерү Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Зафар Мәхмүдов таләбе буенча башкарылды. Төрле хокук яклау, күзәтчелек органнарына шәһәрдә һәм шәһәр яны территориясендә таралучы начар исләрдән зарланып, халык  тарафыннан кергән күпсанлы шикаятьләр әлеге күзәтүләрне уздыруга китергән. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча предприятиедән  чыгучы һавада, зарарлы матдәләрнең нормадан артык булуы ачыкланмаган. 

«ТЕХНО заводы» нда планнан тыш  тикшерүләр агымдагы елның 11 июненнән 30 июньгә кадәр үткәрелде. Инспекторлар предприятиенең әйләнә-тирә мохитне, атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау дәрәҗәсен, шулай ук җитештерү һәм куллануның каты калдыклары белән эш итү өлкәсендәге документларын өйрәнгәннәр. Атмосферага сәнәгать  җитештерүеннән чыгучы һава пробалары алынган һәм алар җентекле рәвештә инструменталь тикшерү узган.

 
"Безнең предприятие тагын бер чираттагы тикшерүләрне уңышлы узды һәм заводтан атмосферага чыгучы һавада зыянлы  матдәләрнең нормадан артып китмәвен дәлилләде. Бу Зәй «ТЕХНО заводы» ның экология мәсьәләләренә җаваплы каравы һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуы турында сөйли. Шунысы бар, без райондагы экологик хәлгә йогынты ясау ихтималы булган  берничә җитештерү  предприятиеләре чолганышында торабыз. Ышанам ки, күзәтчелек органнары аларга карата да тиешле тикшерү чаралары үткәрер һәм шәһәр халкын бик нык борчый торган начар иснең сәбәбен ачыклар”, – дип билгеләп үтте Зәйдәге «ТЕХНО заводы» директоры Андрей Мамонтов.


Тикшерү барышында  инспекторлар “ТЕХНО заводы”нда 2022 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган пробаларны сайлап алу һәм лаборатор тикшерүләр уздыру нормативларын, аналитик контрольдә тоту беркетмәләрен дә җентекләп күзәткәннәр. Бу елларда  предприятие тарафыннан әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юл кую  ачыкланмаган. 


"ТЕХНО заводы”ында экологик тикшерүләр еш һәм бик җентекләп үткәрелә. Бу юлы да табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре  3 атнага якын бездә эшләде, шуның 5 көнендә федераль хезмәтнең күчмә лабораториясе заводның җитештерү мәйданнарында булды. Узган ел Зәй шәһәр прокуратурасы тикшерүләре дә шактый вакыт уздырылды. Тикшерүләр барышында зарарлы матдәләр күләмен үлчәүләр санитар-саклау зонасының берничә урынында башкарылды, һәм бер җирдә дә нормадан артык булган зыянлы матдәләр чыгуы ачыкланмады. Чөнки предприятие экологик законнарның үтәлешен игътибар үзәгендә тота, шуңа күрә бездә контроль нәтиҗәләре уңай”, – дип аңлатма бирде заводның экология хезмәте җитәкчесе Светлана Фәттахова. 


Соңгы 3 елда Зәйдәге “ТЕХНО заводы" экологик проектларга 200 млн сумнан артык акча сарыф иткән, нәтиҗәдә предприятиенең барлык технологик линияләре газ һәм тузан тоту буенча заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Җитештерү процессы аннан башка мөмкин түгел. Ике технологик линиядә дә  яңа чистарту җайланмалары - регенератив термик оксидлашу җиһазлары эшли. Алар атмосферага чыгарылучы һаваны  чистарту нәтиҗәлелеген 98% ка кадәр арттырырга мөмкинлек биргән, ә техник сулар җитештерү циклыннан читкә китми һәм үз ихтыяҗлары өчен файдаланыла. 
Предприятиедә ТН-Рециклинг программасы эшли, аның кысаларында завод минераль мамык калдыкларын эшкәртә. Аларны ваклыйлар, брикетлыйлар, югары температурада эретелә торган чималга өстиләр һәм яңа продукция алалар. Бу каты калдыклар күләмен сизелерлек киметә һәм әйләнә-тирә мохитне пычратмаска мөмкинлек бирә.

Фото «ТЕХНО заводы»ннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев