Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад, сәнәгать

Югары температура шартларында эшли алар

Бүгенге көнгә Зәйнең шикәр заводы 540 мең тонна татлы тамыр эшкәртеп, аннан 74 мең тонна шикәр комы, 20 мең тонна грануллаштырылган жом, 17 мең тонна меласса җитештергән.

Зәй шикәр заводында хәзер иң кызган чор дип без эш кызулыгын гына түгел, температураның югары булуын да күздә тотып әйтәбез. Шикәр кайнату процессы югары температурада башкарылу сәбәпле, сезон вакытында хезмәткәрләргә тирләп-пешеп хезмәт куярга туры килә. Зур чаңнарда кайнау дәрәҗәсен компьютер аша күзәтеп, тиешле норманы контрольдә тотучы Розалия Вазыйх кызы Динмөхәммәтова эшли торган бүлектә дә температура 37 һәм аннан да югары була. 
“Эшем югары температура шартларында башкарылса да, мин инде моңа күнеккән. Иң мөһиме башкара торган эшең сыйфатлы булсын. Сменалап эшләү сәбәпле, 12шәр сәгать вакыт заводта үтә. Биредә безнең хәзер заманча шартлар, шуңа да эш урынын икенче өем кебек күрәм”, - дип елмая Розалия ханым. 
Ул шикәр заводына 1992 елда килеп урнашкан. Чистай кызы Зәйгә килен булып килә һәм заводка эшкә керә. Иң башта көч күп сарыф ителә торган хезмәт башкарырга туры килә. Соңрак лабораториядә лаборант ярдәмчесе булып эшли. Хәзер исә ул дефекосатурация операторы вазифасында. Ягъни ул, махсус  аппаратлардагы  чөгендер суын дефекацияләү  һәм сатурацияләү (чистарту) процесслары белән шөгыльләнә. Аның төп бурычы - сокны киләчәктә шикәр җитештерү өчен катнашмалардан сыйфатлы чистартуны тәэмин итү. Розалия Вазыйх кызы исә бу өлкәдә квалификацияле һәм зур тәҗрибәле белгеч.
- Заводка килеп урнашуым очраклы булмады, мин килен булып килгәндә биредә кайнатам һәм иремнең туганы хатыны эшли иде. Аларның эш тәҗрибәсенә таянып, хезмәт нечкәлекләренә тиз төшендем, - ди Динмөхәммәтова.
Алар шәһәрнең Икмәк кабул итү бистәсендә шикәр заводыннан ерак түгел генә йортта яшиләр, эштән соң кайтып бакча эшләрен дә башкарырга өлгерә Розалия ханым. Тормыш иптәше дә ханынының сменалы эшен аңлап, аңа һәр хуҗалык эшендә ярдәм итә. Шуңа да озак еллар дәвамында шикәр кайнату хезмәтендә эшләвен әйтә Динмөхәммәтова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев