Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Икътисад, сәнәгать

Югары электр көчәнеше астында эшләргә йөртү үзәге – уникаль белем бирү урыны

Россиядә, якын чит илләрдә бердәнбер булган “Көчәнеш астында эшләү үзәге” үзенчәлекле укыту алымнары кулланылу белән республика кунакларын таң калдырды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков һәм республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев биредәге эшчәнлек белән танышып, югары технологияләрнең реаль кулланылышын югары бәяләделәр.

Кунакларны үзәк эше белән директор Рушан Дәүләтшин таныштырып йөреп, ун ел эчендә биредә Татарстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстаннан, Белорусиядән, якын чит илләрдән 42 меңнән артык белгечнең көчәнеш астында эшләргә өйрәнеп китүләрен әйтте. Шулай ук ул хәзер бик тә мөһим булган квадракоптерлар белән эш итүче операторлар әзерләү, электр линияләрендә төзекләндерүне югары технологияләрдә башкарырга өйрәнү белгечлекләре турында да сөйләде. 
Үзәкнең уку залларын, ерактан килүчеләр өчен булдырылган яшәү урыннарын да карадылар. Моннан тыш, хәзерге вакытта укулар үтүче төркем белән дә аралаштылар. 


“Үзәктә тудырылган мөмкинлекләрдән максималь файдаланырга чакырам, сезнең белгечлек хәзер бик кирәкле. Әгәрдә эш урыннары белән проблемалар чыкса турыдан-туры безнең министрлыкка мөрәҗәгать итә аласыз”, - диде аралашу барышында Рәсим Баксиков. 


Район башлыгы Разиф Кәримов югары электр көчәнеше астында эшләргә өйрәтү үзәгенең һаман саен заманча белем бирү ысулларына тартылуын ассызыклады һәм Зәйгә килеп укучыларның ял вакытларын оештыруга да районда зур игътибар бирелүен әйтте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев