Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча-сыгылмыйча, җиңеп чыга.
Югары Мәлемдә яшәүче, бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Лиюдә Фәтхуллина да - шундыйлардан.
-Юбилее белән котларга килгән автоклуб һәм авыл мәдәният хезмәткәрләрен, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькованы үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды Лиюдә апа, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
“90 ел 9 көн кебек кенә узды”
Лиюдә апа Югары Мәлем авылында 13 балалы гаиләдә туып үсә. Кызның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Аңа сугыштан соңгы авырлыкларны татырга, олылар белән беррәттән эшләргә туры килә. Колхозда озак еллар бозау караучы булып, аннан төрле эшләрдә хезмәт куя. Тормыш иптәше Наил абый белән берсеннән-берсе акыллы биш бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Алар 65 ел бергә тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Наил абый өч ел элек бакыйлыкка күчкән.
Бүгенге көндә Лиюдә әбинең 9 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Аның туганнары, авылдашлары алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби ул.
Лиюдә апага күзләр тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез.
Бу 90 ел 90 көн кебек кенә узса да, ачысын да, төчесен дә күргән ул тормышта. Әле 90 яшендә дә бик җор күңелле ул, яттан шигырьләр сөйли. Олы кешегә күп кирәкмени – бер җылы сүз, бер җылы караш та җитә. Үзен шулай зурлап котларга килүчеләргә Лиюдә апа зур рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләр теләп озатып калды.
- Фотолар автоклубтан.
Нет комментариев