Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендәге ашханәләрне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында яңартылган ашханәнең тантаналы ачылышы булды. Масштаблы эшләр нәтиҗәсендә ашау залы тулысынча үзгәрде һәм кухня зонасы заманчалаштырылды
Модернизациянең төп этабы булып технологик җиһазларны заманча һәм энергияне сак тотучы җайланмаларга өлешчә алыштыру торды. Бу ашамлыкларның сыйфатын күтәрергә һәм персоналның эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Залны ремонтлауга Рияз Комаров җитәкчелегендәге «СМП-Нефтегаз» АҖ иганәчелек итте. Төзүчеләрнең һәм белгечләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә объект билгеләнгән вакытта, барлык санитар нормаларны һәм заманча мәктәп ашханәләренә куелган таләпләрне үтәп тапшырылды.
Яңартылган ашханә укучыларны каршы алырга әзер, ул аларның көндәлек туклануы өчен уңайлы шартлар тудыра.
Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм республика Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.
Төзүчеләргә һәм меценатларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев