Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләрнең якын дусты - Фоат Комаров Почет орденына лаек булды

“СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров Почет ордены белән бүләкләнде.

Бүләкләү турындагы  указга  Россия  Президенты Владимир Путин кул куйган, документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.

РФ Дәүләт Думасының һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен билгеләп үтелде.

Фоат Фәһим улы шәхсән һәм “СМП-Нефтегаз” оешмасы Зәй районына күп төрле хәйрия ярдәме күрсәттеләр һәм күрсәтәләр. Хәзерге вакытта да аның улы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров җитәкчелегендәге предприятие шәһәрнең 6нчы мәктәбендә ашханәне заманчалаштыру өчен булышлык итә.

фото Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев