Яңалыклар

Зәйлеләрне бәйрәм чараларына чакыралар

Зәйдә иртәгә республика һәм шәһәр көне уңаеннан күп яңартылган, төзелгән объектлар ачыла, бәйрәм тамашалары була

Төп чаралар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында кичке сәгать 4 тә башлана. Паркның үзәк мәйданында кичке сәгать 5тә театрлаштырылган тамаша, җитәкчеләрнең бәйрәм котлавы, бүләкләүләр булачак.

Ә кичке сәгать 6да “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре концерты, кичке сәгать сигезенче яртыдан “Шум-Гам” квер төркеме чыгышы көтелә.

  • Бәйрәм чараларына рәхим итегез!

Нет комментариев