Яңалыклар

Зәйлеләр Казан һәм Энергетиклар урамнарындагы ишегалларының яңаруын билгеләп үттеләр

Зәй Татарстанда беренче булып 2026 елда «Безнең ишегалды» программасын тулысынча төгәлләде.

Төзелеш-монтаж эшләре тугыз ишегалды территориясендә – Мирный микрорайонында, шәһәрнең үзәк өлешендә һәм Иске Зәйдә башкарылды. Биредә бордюрлар алыштырылды, юллар асфальтланды, кара туфрак кертелде, газоннар чәчелде һәм халык белән берлектә агачлар утыртылды. Шәһәрлеләр яңартылган киңлекләрдән инде актив рәвештә файдаланалар.

Төзекләндерү эшләренең матур финалы булып Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган ишегалды бәйрәмнәре торды. Алар яңартылган ике локациядә: Казан урамындагы 3 һәм 4 нче йортлар, шулай ук Энергетиклар урамындагы 10 нчы йорт янында узды.

автор фотосы, хезмәт алдынгыларын котлау
автор фотосы, хезмәт алдынгыларын котлау

«Ишегалды бәйрәме»нә җыелучыларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм республика Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин котлады, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Күршеләр үз ишегалларының яңаруын билгеләп үтү өчен бергә җыелдылар. 2020 елдан бирле Зәй районында 190 ишегалды территориясе тәртипкә китерелде. Эш дәвам итәчәк: 2027 елга тагын тугыз ишегалды кертелгән исемлек инде формалаштырылган.

 


Нет комментариев