Зәйдән госпитальләргә һәм хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде
8 ноябрьдә Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды.
20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде.
- Бу - "Закамье - Помощь госпиталям" төркеме волонтерлары аша Зәйдән озатылучы 31нче гуманитар ярдәм. Әлеге гуманитар ярдәм дә күрше шәһәрләр – Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллының игелекле кешеләре булышлыгы белән җыелды. Халык хәрбиләргә иң кирәкле булган әйберләрне алып килә: болар – алмаш киемнәр, медицина препаратлары, азык-төлек, су мичкәләре һәм тагын бик күп әйберләр. Зәйдә тиз әзерләнә торган ашлар әзерләүчеләр кискән токмач, үлән чәйләре җибәрде. Волонтер кызлар поездлар туктаган вакытта яралыларны бушлай токмач ашы белән сыйлаячак, - ди "Закамье - Помощь госпиталям" төркеме җитәкчесе Наталья Березина.
Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.
-Зәйлеләр фронтка, госпитальләргә актив төстә ярдәм итәләр. Районнан барлыгы 64 гуманитар конвой озатылды. Әлеге гуманитар йөктән хәрби госпитальләр һәм хәрби частьләр файдаланачак. Безнең зур эшебез уртак җиңүне якынайтсын. Яңа елга кадәр тагын бер гуманитар ярдәм озатылачак, хәрби егетләребездән заявкалар бар. Йөкне илтү өчен машинаны КАМАЗ җәмгыяте бирде. Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм, — диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Әлеге гуманитар йөктә махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Алексейга “УАЗ-фермер” машинасы да җибәрелде. Машина Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр, зәйлеләр һәм югарыбагражлыларның уртак көче белән алынды.

Шулай ук хәрби частьләргә - төзелеш материаллары, су мичкәләре, ялган позицияләрне җиһазландыру өчен манекеннар, маскировка челтәрләре, госпитальләргә култык таяклары, коляска, пижама, эчке киемнәр, тиз әзерләнә торган ашлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр озатылды.
-“Крекер” кондитер фабрикасы - печенье, су өчен мичкәләр, “Сәфәр” ширкәте - төзелеш материаллары, ГРЭС – махсус киемнәр, “Хыял” кибете футболка, эчке киемнәр тегү өчен фланель тукыма, политехник көллият матраслар белән тәэмин итте. Ә култык таякларын Нияз Һадиуллин ясады. Гуманитар ярдәмнең бер өлеше - Каменск-Шахтинск госпиталенә, икенче өлеше Луганск юнәлешендәге хәрбиләргә калдырылачак, - ди Наталья Березина.
Йөкне машинага төяүдә политехника көллияте студентлары ярдәм итте.
Гуманитар ярдәмне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм эшмәкр Данияр Хәсәнов озата китте.
Эш моның белән тукталмый. Хәзер чираттагы гуманитар ярдәм җыю эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев