Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Район аграрийлары күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж салу эшенә кереште.

Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан терлек азыгы әзерләү тәмамланган иде инде. Анда 14 мең тонна сенаж әзерләнде. Печән бүгенге көнгә 1300 тонна хәстәрләнгән, әле бу эш дәвам итә. 

- Узган җомгада агрофирмалар кырларында күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан терлек азыгы әзерләүгә керештек. Быел яңгырларның мул булуы үләннәрнең яхшы үсүенә сәбәп булды. Хәзер менә яңгырсыз көннәр булып терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләүгә мөмкинлек булсын, дип телибез, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Бер үк вакытта механизаторлар пар җирләрен эшкәртү белән дә мәшгуль. Бу исә киләсе ел уңышы өчен алдан кайгырту дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев