Яңалыклар

Зәйдә шәһәр прокуроры гражданнарны кабул итә

Бүген, 10 сентябрьдә Зәй шәһәре прокуроры Сергей Урванцев шәһәр һәм район халкын шәхси сораулары буенча кабул итәчәк

Кабул итү 15:00 сәгатьтә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 39 йорт адресы буенча хәрби комиссариат базасында була.

Мөрәҗәгать итүчеләргә үзләре белән паспорт һәм мөмкин булса, мәсьәләнең асылын кыскача бәян итеп, язмача мөрәҗәгать әзерләргә  тәкъдим ителә. Кабул итү барышында гражданнарга проблемаларны хәл итү тәртибе аңлатылачак, мөрәҗәгатьләр теркәләчәк, ә аларны карау контрольгә алыначак.

Ярдәмгә мохтаҗ булган туганнары, күршеләре һәм танышлары белән мәгълүмат уртаклашуыгызны сорыйбыз.


Нет комментариев