Республика һәм Шәһәр көнендә мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм республика Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Азатлык китерүче солдат һәйкәленә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар
Кунаклар һәм катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары мемориал Җиңү бульварында урнашкан. 3,6 метр биеклектәге өч фигуралы бронза композиция штурм группасы командирын — СВОда катнашучыны, әфган сугышы ветеранын һәм Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашучыны сурәтли. Һәйкәлне төзү өстендә белгечләр дүрт айга якын хезмәт куйдылар.
Ике якта да алты гранит плитә урнаштырылган, аларда махсус схәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелә. Бу мемориал мәңгегә Ватанны саклаучылар турында батырлык һәм хәтер символы булып калачак.
Нет комментариев