VIII-XI сыйныф укучылары һәм көллият студентларының программалаштыру өлкәсендә белемнәрен камилләштерү мөмкинлеге бар.
Дәүләт хезмәтләре порталында «Киләчәк коды» проекты кысаларында программалаштыру курсларына җыю бара. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгында хәбәр иттеләр. VIII-XI сыйныф укучылары һәм колледж студентлары онлайн һәм офлайн форматта популяр программалау телләренең берсен бушлай өйрәнә алачак.
Зәй политехник көллиятендә укуларны башлаучылар өчен 1С (офлайн) Python курслары оештырылачак. Дәресләр атнага 2-3 тапкыр ике академик сәгатьтә узачак. Калдырылган дәресләрне язмада карарга мөмкин булачак. Укучылар төрле мәгълүмат төрләре һәм операцияләр белән эшләргә, кушымталар төзергә өйрәнәчәкләр һәм үзләренә перспективалы мөмкинлекләр ачачаклар.
Пилотсыз аппаратлар белән кызыксынучылар һәм квадрокоптер белән идарә итү күнекмәләрен алырга теләүчеләр 1нче мәктәптә узачак дроннар программалаштыру курсларына языла ала. Йомгаклау аттестациясен тапшырганнан соң укучылар курслар узу турында сертификат алачаклар.
Компьютер уеннарын яраткан һәм программалаштыру нигезләре белән таныш булган югары сыйныф укучылары 7нче мәктәптә видеоуеннарны сынаучы күнекмәләрен үзләштерә алачак.
Моннан тыш, мәктәп укучыларына 100дән артык башлангыч, төп һәм алдынгы дәрәҗәдәге онлайн курслары уздырыла.
Программада катнашу өчен 30 сентябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Нет комментариев