«Җиңү эстафетасы» Зәйнең «Энергия» стадионында үтте.
Анда шәһәр мәктәпләре командалары, төрле предприятиеләрнең спортка һәвәс активистлары катнашты.
Төрле дистанциядә таяклар бирешеп ярышуны күзәтү бик дулкынландыргыч булды.
Мәктәпләрдән өченче урынны - 6 мәктәп, икенче урынны - 7 мәктәп командалары алды. Ә эстафета Кубогын быел да 4 мәктәп командасы яулады.
Предприятие, учреждениеләр арасында өченчедә - физкультура, спорт идарәсе, икенчедә - политехник колледж, беренче урында - ГРЭС командасы.
Һәр җиңүче команда дипломнар белән бүләкләнде.
Регина Волкова фотолары
Нет комментариев