Зәйдә бер кибеттән 2800 сумлык сыр урлаганнар
Яңалыклар

Зәйдә бер кибеттән 2800 сумлык сыр урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә бер урлашу очрагы теркәлгән

Кибеттән 21 данә партия сыр урлаганнар

14 августта шәһәр кибетләренең берсендә ир-ат һәм хатын-кыз 21 данә сыр урлаган. Сәүдә ноктасына китерелгән матди зыян 2800 сум тәшкил иткән.

“Хәзерге вакытта җинаятьтә катнашы булган затларны ачыклау һәм тоткарлау буенча оператив‑эзләү чаралары үткәрелә”, — дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.

Кафедагы урлау: телефон һәм банк картасы хуҗасына кайтарылган

15 августта 04:49 сәгатьтә дежур частька бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә: шәһәр кафеларының берсендә аның өстәлдән банк картасы булган телефонын урлыйлар. Полиция хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә урлаучының шәхесе ачыкланган. Ир-ат урлауны аңлы рәвештә түгел, ә ялгыш – исерек хәлдә башкарганын аңлаткан.

Телефон һәм банк картасы хуҗасына кайтарылган. Зыян күрүче дәгъва белдерми, дип хәбәр иттеләр район эчке эшләр бүлегендә.


Нет комментариев