Бүген - 15 сентябрьдә район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән чираттагы очрашуы үтте.
Очрашу күңелле мизгелләрдә – бүләкләү белән башланды. Сабаевлар гаиләсенә уллары Романны Ватанны саклаучы исемен горур йөртүче, туган илен ышанычлы саклаучы итеп тәрбияләгәне өчен хәрби часть командирының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәхмәт хаты район башлыгы Разиф Кәримов исеменә хәрби часть командирыннан җибәрелгән.
-Рәхмәт Сезгә шундый батыр ул үстергәнегез өчен! Исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телим барысының да, - диде Разиф Галиевич.
Роман хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы медальләре белән бүләкләнгән.
“Улыбыз махсус хәрби операция башланганчы ук контракт төзеде. Ул медицина көллиятен тәмамлады һәм хирург булыр өчен укуын дәвам итәргә планлаштырган иде, әмма хәрби хезмәтне сайлады. Хәзер ул медицина инструкторы вазифасын үти һәм өстәмә укулар уза”, - ди әнисе Светлана.
Сабаевлар гаиләсендә өч бала үскән. Роман – иң зурысы. Улы өчен нинди хисләр кичерүе турындагы сорауга Светлана: «Горурлык. Мин һәр балам белән горурланам», — дип җавап бирде.
Ул Разиф Галиевичка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. “Улымның заявкасы буенча мин “Зәй җылысы” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямовка мөрәҗәгать иттем. Ул әйберне Разиф Галиевич үзе илтеп тапшырды улыма. Мин бик сөендем. Рәхмәт Сезгә”, - диде ул.
Нет комментариев