Зәй хатын-кызлары хәрбиләргә армия коры душы ясауга керешә
Махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм итеп кайтылды.
Әмма эш тукталмый. Гуманитар ярдәм җыюда башлап йөрүчеләр хәзер чираттагы ярдәмне җибәрү өчен җиң сызганып эшкә керештеләр.
Волонтерлар тагын бер мөһим проектны башлап җибәрергә ниятли бу көннәрдә. Бу – армия коры душы (сухой армейский душ).
-Коры армия душы ясап булу турында ишеткәч, бу мөһим эшкә керешергә булдык. Моның өчен герметик зип-пакетка гель белән тукландырылган геотекстиль салфетканы саласың (ул авыруларны карауда кулланыла), бер тапкыр кулланыла торган сөлге дә кирәк булачак. Губкага аз гына су тамызып, аны күбек чыкканчы кысасың һәм әлеге губка белән тәнне ышкырга була. Шуннан соң бер тапкыр кулланыла торган сөлге белән сөртенәсең. Коену таләп ителми. Кыр шартларында яшәүче хәрбиләр өчен бу коры душ бик уңайлы булачак, - ди волонтер Надежда Хәбибуллина.
Мондый губкаларның берсе тулы душны алыштыра ала. Ул пычракны, машина маен яхшы юып төшерә. Күбекле сыеклык составына шулай ук дымландыргыч һәм ялкынсынуга каршы компонентлар керә.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев