Яңалыклар

Зәй студентлары ГТО тапшырды

29 сентябрьдә Зәй политехник көллиятенең спорт мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында Зәй студентлары үзләренең көчләрен, чыдамлыгын һәм җитезлеген тикшерделәр

Сынаулар программасына физик әзерлекне комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә торган классик нормативлар кертелгән иде. Анда  гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга иелү, пресс ясау, урыннан озынлыкка сикерү һәм башка күнегүләр буенча нормативларны үтәргә кирәк булды. Студентлар һәр биремне тиешле дәрәҗәдә үтәде.

  • фотолар көллияттән. 

Нет комментариев