Бүген Зәй районы электр челтәрләренең актлар залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды
Район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективын районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Зәй районы электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин предприятиенең 2026 елның I яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм икенче яртыеллыкка бурычларны бәян итте.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов чыгыш ясады.
Чара Разиф Кәримов, Ринат Фазылов, Олег Лукин тарафыннан һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм үз эшенә тугрылыгы өчен Татарстан Республикасы электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыгы Айрат Гыйлаевка, Константин Игнатьевка тапшырылды.
Нет комментариев