Зәй мәктәпләрендә һәм бакчаларында гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибе тикшерелде
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә һәм бакчаларында гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибе тикшерелде

Зәй муниципаль районында «Балалар иминлеге айлыгы» кысаларында мәгариф учреждениеләрендә уку эвакуацияләре үткәрелде

Күнегүләрнең төп максаты — укучыларның һәм персоналның гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибен камилләштерү, эвакуациянең никадәр төгәл һәм оешкан төстә үтүен тикшерү.

Айлык кысаларында — уку эвакуацияләре

Уку тревогалары дәресләр вакытында яңгырады. Эвакуация Сәвәләй, Чыбыклы, Якты Күл авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларында, шәһәрнең 4нче, 6нчы һәм 7нче мәктәбендә, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә үткәрелде.

фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән

Эвакуация ничек үтте?

Тревога дәрес вакытында бирелде. Укучылар эвакуация планы буенча төгәл эш иттеләр: биналардан оешкан төстә чыгып, төп керү ишеге алдындагы мәйданчыкка җыелдылар. Аннары сыйныфлар буенча исемлек тикшерелде — сыйныф җитәкчеләре эвакуацияләнгән балалар саны турында рапорт бирделәр.

“Гомумән алганда, эвакуация уңышлы, төп кагыйдәләрне үтәп узды. Охшаш күнегүләр балалар бакчаларында да уздырылды. Эвакуациядән тыш, педагоглар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде”, - ди район янгын күзәтчелеге һәм профлактика бүлеге өлкән сорау алучысы Лилия Писарева.

Балалар белән әңгәмәләр: төп кагыйдәләр ныгытылды

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр корылды: утны ничек һәм нәрсә белән сүндерергә кирәклеге, шаярту өчен ялган чакырулар ясарга ярамавы турында сөйләштеләр. Укучыларга янгын сүндерү хезмәтен чакыру алгоритмын, шулай ук 101 һәм 112 телефон номерларын искә төшерделәр һәм диспетчерга нинди мәгълүмат җиткерергә кирәклеген аңлаттылар. Беренче сыйныф укучылары өчен төп белемнәрне ныгыту максатыннан аерым әңгәмә үткәрелде.

Чаралар ахырында барлык катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратылды.


Нет комментариев