5-15 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Бөтенроссия җәйге Гимназиада узды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар катнашты. Татарстан җыелма командасы турнир нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.
Ирекле көрәш буенча республика командасы составында Зәй кызы Алинә Хөснуллина да бар иде. Ул шәхси зачетта 65 кг га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулады. Алинәне яхшы нәтиҗәсе белән котлыйбыз!
Нет комментариев