Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй каратистлары халыкара бәйге җиңүчеләре

13-14 майда Минск шәһәрендә «BELARUS OPEN CUP» каратэ Киокусинкай буенча халыкара ярышлар үтте.

Анда Россия, Белорусия, Казахстан, Әзербайҗаннан 45 команда составында 700гә якын спортчы катнашты. Безнең шәһәр, республика өчен биредә Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады. Безнең спортчыларга 4-5 круг көрәштә катнашырга туры килде, алар пьедесталга җитди көрәш нәтиҗәсендә күтәрелделәр. Үз категорияләрендә Егор Ревин, Роман Решетов, Амелия Камалиева, Әмир Ишмөхәммәтов чемпион булдылар. Спортчыларга алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев