23-24 октябрьдә “Авыл яшьләре” республика төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык бәйгесен уздыру планлаштырыла
Ул 18дән 35 яшькәчә булганнар арасында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре өчен оештырыла. Зәйнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь кешеләре дә түбәндәге номинацияләр буенча бәйгедә катнаша ала:
- “Иң яхшы инженер-механик";
- “Иң яхшы агроном";
- “Иң яхшы хисапчы-икътисадчы";
- “Иң яхшы ветеринария табибы»;
- “Иң яхшы зоотехник";
- “Иң яхшы механизатор";
- “Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы”;
- “Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог”;
- “Азык-төлек җитештерүнең иң яхшы технологы".
-
фото: Татар-информ Гран-при иясе булучыга 200 мең сумлык сертификат бирү күздә тотыла. Ә беренче урынга – 50 мең, икенче урынга – 40 мең, өченче урынга - 30 мең сумлык сертификатлар тәгаенланган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Моннан тыш һәр катнашучы 5 мең сумга ия булачак. Конкурста беренче урынны алган җиңүчеләр чит илләргә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә стажировка үтәргә җибәрелә.
Конкурста катнашу өчен “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” кушымтасында заявка тутырырга кирәк. Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә:
Һөнәри осталыкның республика конкурсы турында нигезләмә белән "Һөнәре буенча иң яхшысы” рәсми сайтында танышырга мөмкин https://amo-rt.tatarstan.ru
Нет комментариев