Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй делегациясе Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

23 февральдә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада Зәйдән 8 кешедән торган делегация катнашты, алар арасында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, әфган сугышы ветераннары Данил Уразайкин, Сергей Галяминский, чечен сугышында катнашкан Юрий Павлов, Денис Ермолаев, махсус хәрби операциядә катнашкан Евгений Ильин, эчке эшләр органнары ветераны Борис Кондрабаев, «Сугышчан бердәмлек» оешмасы активисты Александр Феофилов бар. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина озата барды.

Рөстәм Миңнеханов республиканың иң лаеклы ир-атларын Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм 17 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фотолар Зәй делегациясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев