11 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йорты янында эш гөрләде: хезмәткәрләр бердәм булып өмәгә чыктылар
Бурычлары гади, ләкин бик мөһим иде — тирә-юньне чистарак һәм уңайлырак итү. Һава торышы да матур иде. Һәм күңелле көзге һава торышында коллектив эшләрне тиз башкарып чыкты: яфракларны җыйдылар, юлларны себерделәр, чүп-чарны җыештырдылар. Эшләре гөрләп барды, барысының да кәефе күтәренке иде, ә аралашу һәм уртак хезмәт команда рухын гына ныгытты. Көзге өмә оештыру нәтиҗәсендә территория сизелерлек үзгәрде, матурланып калды.
— «Шуны онытмыйк, чисталык чыннан да барыбыздан башлана. Бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башлаганны төгәлләп була. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Бергәләшеп күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды», – ди мәдәният хезмәткәрләре.
Нет комментариев